Тоткыннарны иманга кайтару юлында
3 Март 2010,11:41
Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Төмән шәһәренең 4 нче колониясендә мөселман тоткыннары белән очрашу үткәрде
(Төмән, 3 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова).Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсендәге вәкаләтле вәкиле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көне уңаеннан Төмән шәһәренең 4 нче колониясендә очрашу үткәрде. Ул анда мәхбүсләрнең кайберләренең әти-әниләрен, туганнарын алып керүгә дә иреште.Бу очрашуда Фатыйх хәзрәт вәгазьләр укыган, җомга намазын оештырып үткәргән, чәй өстәле янында әңгәмә корган.
Фатыйх хәзрәт тырышлыгы белән колониядә ислам бүлмәсе булдырылган, аның өчен дини китаплар тапшырылган, анда кереп мәхбүсләр намаз укый ала.
Фатыйх хәзрәтнең әйтүенә караганда, 4 нче колониядә 1700 ләп мәхбүс бар, шулардан 40 лап проценты – мөселманнар, татарлар да шактый, күбесе яшьләр. Әлеге колония белән Фатыйх хәзрәт күптән элемтәдә тора, мәхбүсләрне иманга кайтару өчен әнә шулай төрле чаралар күрә.
Бу эшнең нәтиҗәсе дә сизелерлек, ди ул. Мәхбүсләр арасында кылган җинаятьләре өчен үкенүчеләр саны арта бара, инде Аллаһы Тәгалә каршында тәүбәгә килеп, намазга басучылар да бар икән.
Иреккә чыккач, тоткында булганнарның җәмгыятькә башка җинаять кылмау нияте белән килеп керүләре хакына менә шушындый мәшәкатьле эш башкара Фатыйх хәзрәт Гарифуллин.
Яшьләр арасында җинаятьчелекне кисәтү максатыннан да эзлекле эш алып бара ул, югары уку йортлары студентлары каршында чыгышлар ясый, алар белән әңгәмәләр үткәрә, Ислам диненең төп кануннарын аңлата, аның чыгышларын рус телле яшьләр дә кызыксынып тыңлыйлар.
Бигрәк тә Төмән шәһәренең югары юридик-милиция мәктәбе белән тыгыз аның элемтәләре. Күпмилләтле, төрле динле җәмгыятебездә кеше хокукларын яклаучылар, тәртип саклаучылар төрле диннәрнең нигезен, асылын белергә тиеш, бу аларга җинаятьчелекне кисәтү юнәлешендәге эшләрендә дә ярдәм итәчәк, дигән фикердә тора Фатыйх хәзрәт.
Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
Шәрехләмә язарга