Виталий Мутко үз вазыйфасында калырга тиеш, дип саный Татарстан спорт министры
3 Март 2010,12:22
Марат Бариев фикеренчә, үз вазыйфаларын озак еллар башкарган спорт җитәкчеләре Ванкувердагы уңышсызлык өчен җавап бирергә тиеш
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Михаил Миронов). Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Ванкуверда Олимпиадада Россия спортчыларының уңышсызлыгы өчен эштән китәргә тиеш түгел, дип саный ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев. Бу хакта бүген М.Бариев Татарстан делегациясенең XXI Кышкы олимпия уеннарына визитына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.Марат Бариев Россия спортчылары чыгышының уңышсыз булуын таныды. Министр шул ук вакытта мондый түбән күрсәткечләр илнең спорт өлкәсен “селкетер” дип өметләнә. “Ванкувер Россия спорты өчен сабак булыр дип ышанам. Хәзер нәтиҗәләр ясалачак, төзәтмәләр кертеләчәк, - дип билгеләп үтте Татарстан министрлыгы башлыгы. – Иң мөһиме – спортчыларны әзерләү системасын булдырырга кирәк”.
Марат Бариев фикеренчә, РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко Уеннарда булган уңышсызлык өчен эштән китәргә тиеш түгел. “Ул үз вазыйфасында бер ел гына әле, ә олимпия циклы 4 ел, дип искәртте М.Бариев. – Мин В.Мутко белән очраштым, проблемаларны хәл итүгә системалы якын килүе ошады, ул үзен күрсәтергә өлгермәде дип саныйм”.
Марат Бариев фикеренчә, Россиянең башка спорт җитәкчеләре Ванкувердагы уңышсызлык өчен җавап бирергә тиеш. “Үз вазыйфаларында озак эшләгән һәм әллә ничә Олимпиаданы үткән Спорт федерациясе, Олимпия комитеты җитәкчеләре җавап бирергә тиеш”, дип саный Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры.
Искә төшереп узабыз, 1 мартта Россия Президенты Дмитрий Медведев Ванкуверда Олимпиадада уңышсызлык өчен җаваплы җитәкчеләр эштән китү турында гариза язарга тиеш, дип белдерде. Виталий Мутко үз вазыйфасыннан китәргә әзер булуын белдерде, әмма аның китүе Россия спортына файда китерер дип уйламый.
Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
Шәрехләмә язарга