Казанда баш имамны сайладылар
4 Март 2010,15:23
Тавышка дүрт кандидат куелган иде
(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Фәрит Шаһидуллин). Бүген Казан мәчетләре руханилары баш имамны сайлады. Моңа кадәр әлеге вазифаны 15 елга якын Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин башкарды.Яңа мөхтәсибне сайларга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Болгар мәчете имамы Илдус Фәиз, республика мөфтие аппараты җитәкчесе Ильяс Җиһаншин, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре Советы рәисе Ренат Вәлиуллин килде.
Тавышка дүрт кандидат: хәзерге мөхтәсиб Мансур Җәләлетдин, Мәдинә мәчете имамы Гыйльмулла Хәлиуллин, Мәрҗани мәчете имамы Илфар Хәсәнов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Апанай мәчете имамы Вәлиулла Ягъкуб куелган иде.
Соңгы өчесе үз кандидатураларын кире алды. Нәтиҗәдә, җыелышта катнашучылар бертавыштан Мансур Җәләлетдинне яңадан баш имам итеп сайлады. Ул әлеге вазифаны тагын дүрт ел башкарачак.
Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.






Шәрехләмә язарга