ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Бүген Татарстанның яңа Президенты вәкаләтләренә кереште

25 март 2010, 12:14

Тарихта беренче тапкыр, республика башлыгы Татарстан һәм Россия Конституцияләрен үтәргә ант итте

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу минутларда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазифаларына керешүенә багышланган тантана бара. ТР яңа Президенты инаугурациясе тантанасында 700 дән артык дәрәҗәле кунак катнаша. Алар арасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Россия төбәкләре җитәкчеләре, федераль министрлар, чит илләрнең эре банк җитәкчеләре, Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе Әкмәледдин Ихсан оглы, Төркмәнстан һәм Казакъстан рәсми делегацияләре, Чит илләрнең РФдагы дипломатик миссияләре, Татарстан парламенты депутатлары, сәяси партияләр вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, дин әһелләре, галимнәр һ.б. бар.
Иң элек сәхнәгә тантаналы рәвештә ТР, РФ байраклары, шулай ук ТР Президенты хакимияте символы булган штандарт чыгарылды. Инаугурация тантанасын ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Ул Татарстанның соңгы 2 дистә елда М.Шәймиев җитәкчелегендә ТРның сәяси-икътисади зур уңышларга ирешүен билгеләп үтте. Аның белдерүенчә, республика илдә федерализмны ныгытуга зур өлеш кертте. Бүгенге көндә Татарстан милләтара һәм конфессияара татулык үрнәге булып тора. Парламент башлыгы яңа Президент Рөстәм Миңнехановның төп өстенлеге дип аның Минтимер Шәймиевның тугрылыклы көрәштәше булуын билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, бүген бурыч - җәмгыятьнең барлык өлкәләрен модернизацияләү. Ул бу эшне Татарстанның яңа Президенты Республика Хөкүмәте белән конструктив хезмәттәшлектә башкарасына ышаныч белдерде. Парламент рәисе сәхнәгә яңа Президентны чакырды. Рөстәм Миңнеханов Конституциягә кулын куеп татар һәм рус телләрендә ант бирде. Билгеле булганча, күптән түгел ТР парламенты депутатлары Президент анты текстына федераль канунннар таләпләренә тәңгәл китереп кайбер үзгәрешләр керткән -текстка РФ Конституциясе дигән төшенчә өстәлгән иде. Аның нигезендә, ТР Президенты вазифаларына керешү тарихында беренче тапкыр, республика башлыгы Татарстан һәм Россия Конституцияләрен үтәргә ант итте: “Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгын тәэмин итәргә, РФ Конституциясен, ТР Конституциясен һәм ТР законнарын үтәргә, ТР Президентының үземә йөкләнгән югары вазифаларын намус белән башкарырга ант итәм”.
РФ һәм ТР дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, Татарстанның гамәлдәге Президенты Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановка Президент штандартын тапшырды. Шулай итеп хакимият республиканың яңа Президентына тапшырылды. Бу минутларда тантанага чакырылган кунаклар чыгыш ясый. Григорий Рапота РФ Президенты Дмитрий Медведевның тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Регламент буенча, инаугурация тантанасы сәгать ярым вакытка исәпләнгән. Ул яңа Президент чыгышы белән тәмамланачак.
Яңа Президентның вазифасына керешү тантанасы “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалыннан, ТР Хөкүмәтенең Интернеттагы порталы (prav.tatar.ru), ТР Дәүләт советы (www.gossov.tatarstan.ru) һәм “Татар-информ” агентлыгы сайтларыннан (www.tatar-inform.ru) турыдан-туры трансляцияләнә.
Төштән соң сәгать 4 тә ТР Президенты исеменнән “Корстон” комплексында тантаналы кабул итү оештырылачак.
Рөстәм Миңнеханов 1978 елда Казан авыл хуҗалыгы университетын, 1986 елда Совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый, икътисад фәннәре докторы. Хезмәт юлын ул институтны тәмамлагач, 1978 елда Татарстанның Саба районының “Сельхозтехника” район берләшмәсенең инженер-диагносты булып башлап җибәрә. 1980-1983 елларда -Саба урман хуҗалыгының өлкән инженер-энергетигы, баш энергетигы. 1983-1985 елларда Саба район кулланучылар берләшмәсенең сәүдә буенча идарәсендә рәис урынбасары, 1985-1990 елларда Арча район кулланучылар берләшмәсе идарәсе рәисе, 1990-1992 елларда ТАССР халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе, 1992-1993 елларда Арча районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1993-1996 елларда ТР халык депутатларының Биектау районы хакимияте башлыгы. 1996-1998 елларда ТР финанс министры, 1998 елның 10 июленнән -ТР Премьер-министры. Агымдагы елның 4 февралендә ТР Дәүләт Советы утырышында Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләре бирелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10