Татар дөньясы

Башкортстанда татар батыры Гази Заһитовны искә алалар

19 апрель 2010, 16:31

Каһарман якташыбызны искә алу чарасында Гази Заһитовның җәмәгате, кызы һәм башка туганнары чакырылган иде
(Уфа, 19 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда Мишкә районының Яңагош авылында туып үскән милләттәшебез, Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркеткән Гази Казыйхан улы Заһитовны искә алу чаралары башланды. Беренче шундый хәтер чарасы Уфада, республика Хәрби дан музеенда үтте.
Каһарман якташыбызны искә алу чарасында Гази Заһитовның җәмәгате, кызы һәм башка туганнары чакырылган иде. Алар бу тантанада чыгыш ясап, батыр турында истәлекләре белән уртаклашты һәм аны онытмаганнары өчен рәхмәтләрен белдерде.
Барлык хәтер чаралары да Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан оештырыла. Бу атнада хәтер чарасы батырның туган авылы Яңагошта һәм Мишкә районы үзәгендә дә үтәчәк. Яңагош урта мәктәбе укучылары һәм авыл халкы Гази Заһитовның каберенә чәчкәләр салачак һәм аның музеенда хәтер кичәсе үткәрәчәк.
Гази Заһитов исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү йорт-музее Яңагошта 2007 елда ачылган иде. Яңагош авылында һәм район үзәге Мишкәдә Гази Заһитов исемен йөртүче урамнар бар. Район үзәгендә Гази Заһитовның барельеф-портреты да куелды. Яңагошта ачылган йорт-музей да шул игелекле эшләрнең иң мөһиме, билгеле.
Гази Заһитов 1921 елның 18 августында Башкортстанның Мишкә районының Яңагош исемле татар авылында туа. Туган авылында башлангыч белемне алгач, күршедәге Өрьяды җидееллык мәктәбендә укый. Ә 1938 елда Бөре шәһәрендәге медицина техникумына укырга керә.
1940 елның августыннан Г. Заһитов хәрби хезмәттә. Таллинн шәһәрендәге кече командирлар мәктәбен тәмамлый ул. Ә Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк фронтның алгы сызыгында татар егете. Гази Казыйхан улы 1945 елның апрель азагында Берлинны алучыларның беренче сафларында була. Авыр яралануына карамастан, 30 апрель көнне үзенең 4 сугышчан дусты белән бергә Рейхстаг түбәсенә Кызыл байракны беренче булып беркетә ул. Күрсәткән батырлыклары өчен Гази Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек дип таныла. Әмма, төрле сәбәпләр аркасында, каһарман татар егетенә Алтын йолдызны күкрәгенә тагарга насыйп булмый.
1946 елның 1 июлендә туган авылына әйләнеп кайткач, Гази Заһитов биредә авыл советы башкарма комитеты рәисе, аннары Кәмәй машина-трактор станциясе механигы булып эшли. 1953 елның 23 августында, сәер шартларда автомобиль һәлакәтенә эләгеп, гомере вакытсыз өзелә батыр солдатның.
Якташлары Гази Заһитовны һич онытмый һәм, аның истәлеген мәңгеләштерү өчен, кулдан килгәннең барсын да эшләргә тырыша.




Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10