ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф, Архив

Казанның чыгарылыш классларын “Соңгы кыңгырау” бәйрәме белән мэр Илсур Метшин котлады

24 май 2010, 15:05

Быел мәктәп, гимназия тәмамлап чыгачак 6681 укучының көндезге мәктәпләрдә укыганнары – 6049, кичке мәктәпләрдә - 590
(Казан, 24 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казандагы “Баскет-холл” мультифункциональ спорт аренасында “Соңгы кыңгырау-2010” гомумшәһәр бәйрәме үткәрелде.

Бәйрәм программасы укучыларның мәктәп еллары башыннан ахырына кадәр үткән 11 еллык юлны барлап, белем йортындагы беренче адымнар, классташлар белән беренче очрашу, беренче мәхәббәт, ныклы дуслык кебек аның теләсә кем өчен үзенчәлекле мизгелләрен барлаудан башланып, шушы вакыт эчендә яуланган үрләргә кадәр китереп җиткергәч, мәктәп партасында соңгы көннәрен утырган һәм бердәм дәүләт имтиханнары тапшырасы калган 6681 егет һәм кыз өчен чылтыраячак “соңгы кыңгырау” тантанасында уку елларында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр аерым билгеләп үтелде. Җәмәгать эшләрендә, волонтерлык хәрәкәтендә активлык күрсәткәннәр, шәһәркүләм, республика һәм илкүләм олимпиадаларда катнашып җиңгән акыллыбашлар, шундый ук югарылыкта спортның төрле төрләре буенча җиңү яулап чемпион булганнарның исем-фамилияләре аерым-аерым әйтелеп, алар сәхнә түренә чакырып хөрмәтләнде.

Директорлар бергәлеге исеменнән чыгарылыш классларга мөрәҗәгать белән чыккан 127 нче мәктәп директоры Фәридә Ферафонтова (Идел буе районы) белән 94 нче гимназия директоры Леонид Мурысин (Мәскәү районы) олы тормышка аяк басулары белән котлап, киләчәктә сикәлтәсез юллар, Укытучы елындагы чыгарылыш балалары арасында мөгаллим һөнәрен сайлаучылар күбрәк булса иде, дип теләделәр. Унберенчеләр киләчәктә дә мәктәп, шәһәр данына тап төшерми, заман белән бергә атларга сүз бирде.

Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белән балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты оештырган тантаналы мәдәни чарада башкаланың танылган “Мураками” төркеме, “Шарм” шоу-театры, “F-team” шоу-балеты, “U-13” биючеләре, “Пестрая компания” вокаль-хореографик үзәге, “Дорога из города” бию театры, “Dance life” бию коллективы, “Волга-Волга” вокаль-инструменталь ансамбле һ.б. башкаручылар бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен күтәреп, баскыч сыман эшләнгән сәхнәләрдә 3 урында берьюлы чыгыш ясады, фейерверклар җибәрелде.

Казан мэры Илсур Метшинның: “Бүген дулкынландыргыч та, моңсу да, шул ук вакытта бәхетле дә көнегез. Үзенчәлекле һәм гомергә истә калачак бәйрәмегез белән барыгызны да котлап, укытучыларыгызга, әти-әниләрегезгә бүген рәхмәт әйтик әле, - дигән мөрәҗәгатен арена дәррәү күтәреп алды. - Сез укуыгыз, спорттагы казанышларыгыз белән сөендердегез, шәһәребез, республика данын яклап конкурс һәм ярышларда катнаштыгыз. 2013 елда да нәкъ менә сезгә Универсиада каршылыйсы, сынатмагыз!” – диде шәһәр башлыгы һәм чыгарылыш имтиханнарында уңышлар теләде. Мэр иңбашына кунаклап алган 39 нчы мәктәпнең 1 нче класс укучысы Айсылу Мөхәррәмова (Вахитов районы) кулындагы кыңгырау чыңы аларның мәктәп тормышындагы соңгысы булды.

Искәртеп үтәбез: быел Казанда мәктәп, гимназия тәмамлап чыгачак 6681 укучының көндезге мәктәпләрдә укыганнары – 6049, кичке мәктәпне 590ы тәмамлый, 42се дәүләтнеке булмаган белем бирү учреждениесендә белем алган. Шуларның 184е “алтын” медальга, 240ы “көмеш” медальгә өмет итә.



Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10