ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дөбьяз Сабан туе быел батырсыз калды

12 июнь 2010, 21:51

Искиткеч ямьле барган бәйрәмгә, әйтерсең лә, күз тиде...
(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Биектау районы Дөбьяз авылында Сабан туе үткәрелде.

Хәзер инде дөньякүләм танылу алган Сабан туеның бил алып көрәшү, читлеккә салып багана башына эленгән әтәчне үрмәләп менеп алу, капчык сугышу, аркан тартышу, агач кашыкка йомырка салып узышу, капчык киеп йөгерү кебек милли уеннардан тыш, дөбьязлылар һәм кайткан кунаклар гер күтәрү, турникта тартылу, кул көрәше кебек спорт ярышларында да катнашты, халык исә чират торып уеннарга язылды. Балалар өчен махсус ярышлар бер төркем баланың күзен кыздырып, аларны җитезлектә һәм төзлектә сынады.

Музыкаль программа Дөбьяз балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары, Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре, авыл бәйрәме кунаклары чыгышларыннан төзелгән булып, халык алдында үзенең җыр һәм бию, нәфис сүз буенча сәләтен күрсәтергә кыйган теләсә кайсы кешегә сәхнә түренә чыгу мөмкинлеге бирелде. Авылдашлары каршына “Ак каен”, “Әллә нигә сине яратам”, “Тулган ай”, “Ә бүген синең туй” һ.б. популяр җырлары белән чыккан “Айфара” төркеменең элеккеге солистлары, ләкин биредә әле дә эстрада йолдызлары булып калган Алсу белән Рамил Кадыйровларга кушылып яшьләр биеп кинәнде.

Шигъри тәлгәшләргә төреп, бәйрәмне татар телендә алып баручы Дөбьяз авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле укытучысы Фердинанд Хәйруллин шушы авыл Сабан туен оештырып, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр әзерләгән, башка төр ярдәм күрсәткән иганәчеләрне микрофоннан әледән-әле атап, авыл җирлеге хакимияте һәм халык исеменнән рәхмәт сүзләрен кызганмады. Иганәчеләр арасында тумышы белән Дөбьязныкы яисә шушы авыл кияве булганнар бар: апалы-энеле Венера Әхмәтова белән Марсель Бадамшин, Роберт Закиров, Фердинант Хөснетдинов, Ренат Гыйбадуллин, Рәхимҗан Хәйдәров. Елына бер килә торган борынгы милли бәйрәмне ямьле һәм катнашучыларны бүләкле итәр өчен, шулай ук, җирле эшмәкәрләр дә үзләреннән зур өлеш керткән, мәсәлән, эшмәкәр Ленар Латыйпов, Илмирә Гатауллина, Эльвира Яруллина, Филсинә Габитова кибетләре, “Зарипов”, “Обоймов”, “Ибраһимова”, “Корбангалиева”, “Мебель”, “Чишмә” дип аталган кибетләр, Дөбьяз чүәк фабрикасы белән Дөбьяз коммуналь хуҗалыгы җитәкчелеге дә игелекле эштән читтә калмаган. Авыл уртасындагы томаланган чишмәне чистарту эшенә керешкән ир-егетләргә дә халык исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерелде. Хәер, Сабан туе барган авыл читендәге болынлыкта гына да тәмле сулы чишмә агып тора, аның тирә-ягы зур итеп киртәләп алынган, су агып чыккан турысы түбә астына кертелгән, уңайлы итеп җиһазландырылган, корылмасы матур төсләргә буялган. Дөбьяз авыл җирлеге башлыгы Илсөя Мөхәммәтвәлиева “Татар-информ” хәбәрчесе сорауларына җавабында, шушы төбәкнең алыштыргысыз зоотехнигы, күп еллар җитәкче урыннарда эшләгән һәм урматачы һөнәрендә тугрылык саклаган Камил Закиров истәлегенә аның улы Роберт махсус призлар – велосипедлар белән кайткан, диде. 18 яшькә кадәргеләр арасында татарча көрәштә җиңү яулаган 4 үсмергә Камил Закиров исемендәге әлеге призларны Роберт абыйлары үзе зурлап тапшырды. “Көрәш бездәге Сабан туеның төп ярышы булып тора. Олылар арасында көрәш 2 авырлык категориясенә бүлеп бәяләнәчәк. Югарырак авырлык категориясендә җиңүче батырга бүләккә иганәче Марсель Бадамшин сыек кристаллы телевизор, батырның икенчесенә “Зарипов” һәм Эльвина Яруллина кибетләре “Штиль” бензопиласы куйды, арада абсолют батыр калганына гына тәкә биреләчәк”, - диде мәйдан читенәрәк бәйләп куелган тәкәгә ишарәләп Дөбьяз авыл җирлеге башлыгы. Чыннан да, призлар өем-өем итеп әзерләнгән һәм, илдәге финанс кытлыкны исәпкә алсак, арада ниндие генә юк!

Ләкин, 75 кг авырлыктагы олылар арасында көрәш башланып әз генә вакыт узу белән, келәмдә бил алышкан яшь егетләрнең берсе бик җайсыз егылып, көрәш чак кына фаҗига белән тәмамланмады. Шундый ямьле барган бәйрәмгә, әйтерсең лә, күз тиде. Билгеле, һәлакәт булу белән, Сабан туе туктатылды. Кизү торган һәм бәйрәмгә килгән табиплар, шунда ук йөгереп килеп, медицина ярдәме күрсәтә алуы егетнең (аны көрәш буенча спорт мастеры диделәр) гомерен саклап калды. Ләкин “ашыгыч ярдәм” машинасының бик озак килми торуы, җитмәсә, яңгыр ява башлау халыкның кәефен кырды, чакыртылган ярдәм машинасын 40 минутлап көтеп торганнан соң, кешеләр, авылның үзендә хезмәт күрсәткән “ашыгыч ярдәм” машинасыннан мәхрүм иттеләр, “һавадагы торна” тиз генә төшмәс шул инде хәзер, Аллага шөкер, әле дә ярый баланың гомере өзелмәде, дип, әкренләп өйләренә тарала башлады.

Аңлашыла ки, шул рәвешле, Дөбьяз Сабан туе быел батырсыз калды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10