Җәмгыять

Сугыш хатирәләре яңарды

23 июнь 2010, 12:35

Кичә, 22 июнь көнендә, Бөек Ватан сугышы башланган көнне искә алмаган кеше калмагандыр төбәгебездә
(Төмән, 23 июнь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бөек Ватан сугышыннан Төмән җиренә 103246 сугышчы әйләнеп кайтмаган – бу фронтка алынганнарның яртысын диярлек тәшкил итә - шуларның 17857се хәбәрсез югалган.
Түземле, чыдам, сабыр, батыр сугышчылар булып танылган себер татарлары да үз өлешләрен керткәннәр Бөек Җиңүгә, алар арасында милли горурлыкка әверелгән исемнәр бар.
Хәбибулла Якин
Өч дәрәҗәле Дан орденына лаек булган Бөек Ватан сугышы каһарманы, ветеран укытучы, “Шел солдат к победе” китабының авторы, җәмәгать эшлеклесе Хәбибулла Хәйрулла улы Якин Безнең арадан бер ел элек кенә китте.
Ул 1923 нче елның 25 нче сентябрендә Төмән районының Муллаш авылында туган. Омски шәһәрендә укытучылар курсларын тәмамлап, туган районында балалар укытып, 1941 нче елның ахырында армия сафларына алына, Төмән хәрби пехота училищесында укып алганнан соң, 1942 нче елның маенда фронтка озатыла. Фронт юлына аяк басуга, Ржев шәһәре янында барган каты сугышларда зур батырлык күрсәтеп өлгерә, контузия ала, әмма сугыш кырын ташламый. 1943 елда ул Калинин исемендәге Суворов орденлы Кызыл байраклы Тамань гвардия укчы дивизия составында сугышларда катнашып ике Кызыл йолдыз орденына лаек була. Госпитальдә яраларыннан төзәлеп, Хәбибулла Якин сугыш ахырынача 128 нче Тау укчы дивизиясендә сугыша, тиңсез батырлыклары өчен Дан орденының өч дәрәҗәсенә дә лаек була. Аның исеме Төмән районының ул туган Муллаш, ул укытучы булып эшләгән Шыкча авылларының берәр урамына бирелде.
Әхмәтрәшит Аширбәков.
Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшит Аширбәков 1914 нче елда Төмән районының Турай авылында дөньяга килә, сабый чагында ук ятим калып, Сәлимә апасында тәрбияләнеп үсә. Ул заманда бишъеллык булган Манҗел мәктәбен тәмамлап, тракторчы һөнәренә ия була, “Урал” колхозында эшләп, хезмәт даны казана. Сугышка хатыны Майкамал, уллары Ришат белән кызлары Нурдидәне калдырып китә. Ул 3 нче Гвардия танк армиясенең 737 нче аерым элемтә ротасы составында Көнбатыш, Үзәк Брянск, һәм Беренче Украина фронтларында Идел буйларыннан Украинага кадәр сузылган сугыш юлларын үтә. 1943 нче елның салкын көзендә Әхмәтрәшит ротасы, немец фашистларын эзәрлекләп, Днепр елгасы буена килеп җитә. Безнең сугышчылар алдына, елганы кичеп, аның уң як ярыннан дошманны бәреп чыгарып, шунда ныгу бурычы куела. Элемтәче Әхмәтрәшит Аширбәков телефон линиясенең өзелгән урыннарын тиз арада эзләп табып тоташтыру өчен салкын сулы елгага керә, көймәсез йөзеп тоташтырып, элемтәне торгыза. 1944 нче елның 28 нче февралендә Бердичев шәһәре янында барган канкойгыч сугышларда дошман пулясы элемтәче Әхмәтрәшит Аширбәковның гомерен өзә.
Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшит Аширбәковның истәлеген кадерләп саклыйлар якташлары, ул укыган Манҗел мәктәбе алдында аның истәлегенә һәйкәл куелган, заманында мәктәпнең пионер оешмасы аның исемен йөртә иде, Манҗел авылы музеенда аның бюсты урын алган, аның истәлегенә бәйле материаллардан экспозицияләр урнаштырылган. Бердичев шәһәренең хәрбиләр зиратында якташыбыз кабере өстендә дә һәйкәл куелган.
Хәмит Неатбаков
Советлар Союзы Герое Хәмит Әхмәт улы Неатбаков Яркәү районының Карбан авылында 1904 нче елда туган, шунда үскән һәм авыл мәктәбендә белем алган. Ул фронтка 1942 нче елның декабрендә алына, 1943 нче елның җәеннән 52 нче Укчы полкының санинструкторы булып, сугышның алгы сызыгында яралы сугышчыларның гомерләрен каһарманнарча саклый. Днепр елгасын кичкәндә, ике тәүлек эчендә елганың икенче ярына 86 яралы сугышчыны чыгара. Днепр плацдармында гына да ул 104 солдатны үлемнән коткарып кала. 1944 нчы елның 23 нче сентябрендә каһарманнарча һәлак була ул. Карбан авылы мәктәбенә Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаков исеме бирелгән.
Булат Янтимиров
Советлар Союзы Герое Булат Янбулат улы Янтимиров Исәт районының бердәнбер татар Йегәнле авылыдна 1915 нче елда туган. Ул 1937 нче елда армия сафларына алына, 1939-40 елларда ак финнар белән булган сугышларда катнаша. Бөек Ватан сугышы фронтларында ул сугышның беренче көннәреннән 306 нчы Укчы дивизиянең 938 нче полкы командиры вазифаларын үти. Аның батальоны бигрәк тә Көнбатыш Двина елгасын кичкәндә Шарипино авылы янында зур каһарманлык күрсәтә. Шул сугышларда 1944 нче елның 26 нчы июнендә һәлак була Булат Янтимиров. Исәт районының Йегәнле тулы булмаган урта мәктәбе Советлар Союзы Герое Булат Янтимиров исемен йөртә.
Ялутор районында туып үскән, батыр очкычы, дошманның күп кенә очкычын юк иткән, немец фашистлары тарафыннан исеме дә куркыныч дәһшәт булып кабул ителгән Советлар Союзы Герое, узган гасырның башалырнда арабыздан киткән Советлар Союзы Герое Тамерлар Ишмөхәммәтовның һәм йөзләгән себер татарларының каһарманлыклары тарих битләрендә урын алды.
“Мин карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм командирларын күп күрдем, аларның сугышта батырлык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокландым...” - дигән Советлар Союзы маршалы Р.Я.Малиновский. Аның бу сүзләренә безнең себер татарлары да бик лаек. Хәбәрсез югалганнар арасында да күп булгандыр илебезне саклап чын каһарманлык күсәткән сугышчылар, тик билгеле генә

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10