ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Р.Гаташ: “Фәридә Кудашева – сәнгатьлелек, әдәп, моң, инсафлык, матурлык эталоны ул”

1 июль 2010, 16:31

Ерак юлга чыгып халыкка сәнгать үрнәкләрен таратканнар арасында Фәридә апа да булды, шуңа күрә аңа мөнәсәбәтем үзгә, ди Ф.Тарханова
(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Башкортстанда мәшһүр җырчы Фәридә Кудашеваның 90 яшьлек юбилеена багышлап Уфа-Сергеевка-Түбән Кама-Болгар-Казан-Алабуга-Уфа маршруты буенча “В.М.Зайцев” теплоходында оештырылган сәяхәт кунаклары бүген Казанның истәлекле урыннарында, тарихи һәм сәнгати хәзинәләре сакланган музейларында булды.

Сәгать кичке 5 нче яртыда әлеге теплоход бортында Фәридә ханым Татарстан әдипләре белән очраша. Шагыйрьләребездән Рәдиф Гаташ, мин бу вакыйганы бер дә калдырганым юк, ак карабны 18 ел буена каршылыйм, хәтта Уфага кадәр утырып та барганым бар, Фәридә ханымны Татарстанда да, Уфаның үзендә дә зурлап көтеп алалар, диде “Татар-информ” хәбәрчесе сорауларына җавабында. “Гомумән, бөтен халык каршылаганда, мин һич кенә дә моннан читтә кала алмыйм, чөнки Фәридә Кудашева – җыр-моң сәнгатендә үзе бер мәктәп һәм бу җырчыларга гына түгел, шагыйрьләргә дә кагыла. Сәнгатьлелек, әдәп, моң, инсафлык, матурлык эталоны ул. Аның белән очрашып бер сөйләшү дә кешедә матур тәэсир калдыра, шагыйрь җанлыларда бигрәк тә”, - дип фикерләре белән уртаклашты Рәдиф Гаташ.

Узган елны шушы теплоход белән Уфалардан урап ук мин дә кайткан идем, чакырылган кунаклар арасында мин ә бар идем, ул чакта иҗади очрашуларымны оештырган иделәр, ә бүген инде кан кардәшләрне үзем каршы алырга төштем, диде шагыйрә Флера Тарханова. Фәридә апа Кудашеваның 90 яшьлек олы юбилеена багышлап шигырь яздым, язмый кала алмадым, чөнки аның җырларын яратып җырлап үстем, бүген дә ул башкарганны җырлыйм, дип ул хатирәләрен барлады. “Элек, хәзергедән аермалы буларак, сәнгать әһелләре авылларга гел килеп йөри иде, халык җыелып артистлар чыгышын рәхәтләнеп карый, аннары әллә никадәр вакыт фикер алышып йөри иде. Елның теләсә кайсы фасылында ерак юлга чыгып халыкка сәнгать үрнәкләрен таратканнар арасында Фәридә апа да булды, шуңа күрә аңа мөнәсәбәтем үзгә минем. Шигыремне бүгенге зыялылар очрашуында, һичшиксез, Фәридә ханымга үзем укып бирәм әле, Алла боерса”, - диде Ф.Тарханова.

Искәртеп үтәбез: Фәридә Кудашева сәяхәт иткән теплоход бүген сәгать кичке 5тә Казан елга капкасы төбеннән Алабугага таба юл алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10