ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Казан хәбәрләре

Казанда зәркән эшләнмәләр күргәзмәсе ачыла

Экспозициядә ювелир эшләнмәләр, кыйммәтле ташлардан тыш, интерьерны бизәкләү предметлары, зәркән эшләнмәләр төзәтү һәм ясау өчен кирәкл

(Казан, 5 июль, “Татар-информ”). Иртәгә “Казан ярминкәсе”ндә Татарстанда кыйммәтле металлар һәм ташлар әйләнешенең актуаль проблемаларына багышланган матбугат очрашуы узачак. Чара зәркән эшләнмәләрнең “Ювелирэкспо. Казан” дигән VΙΙΙ махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында оештырыла. Матбугат очрашуыннан соң каләм ияләренә эксклюзив ювелир эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, Татарстан башкаласында “Ювелирэкспо. Казан” традицион күргәзмәсе иртәгә ишекләрен ача. Бу көннәрдә ювелир компанияләре башкала халкы һәм кунакларына үз продукциясенең киң ассортиментын, алтын, көмештән эшләнгән бизәнү әйберләренең, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән эшләнмәләрнең яңа коллекцияләрен тәкъдим итәргә җыена. Экспозициядә ювелир эшләнмәләр, кыйммәтле ташлардан тыш, интерьерны бизәкләү предметлары, халык һөнәрчелегенең югары нәфис үрнәкләре, зәркән эшләнмәләр төзәтү һәм ясау өчен кирәкле җиһазлар, ювелир кибетләренең иминлеген саклау җиһазлары һ.б. урын алачак.
10 июльгә кадәр дәвам итәчәк күргәзмә программасына семинарлар, “түгәрәк өстәл” утырышлары, эшлекле очрашулар, “Алтын Барс” ювелир эшләнмәләр бәйгесе кертелгән.
“Ювелирэкспо. Казан” - Татарстан һәм Россиядә ювелир сәнәгатенең бүгенге торышы һәм перспективалары хакында сөйләүче иң эре күргәзмәләрнең берсе. Хәзерге вакытта Казанның ювелир базарында республика зәркәнчылары продукциясенең алып торган өлеше 5 проценттан артмый. Базарның тагын 5 процент өлеше чит ил җитештерүчеләренә туры килә(нигездә, көмеш эшләнмәләр). Калган өлешен Россиянең зәркән заводлары продукциясе алып тора. Россиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, Казанның зәркән эшләнмәләр базары бик бай түгел. Шулай да биредә күп сандагы компанияләр конкуренция тудыруга ирешкән. Республиканың ювелир базары үсешенә бездәге тотрыклы икътисади вәзгыять тәэсир итә.

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?