ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Казан хәбәрләре

“Йорт ZOO паркы” күргәзмәсе быел Казан халкын һәм кунакларын кабат сөендерәчәк

Күргәзмә экспозициясендә мәче яки эт кебек иң популяр йорт хайваннарыннан тыш, дөнья фаунасының сирәк очрый торган төрләрен дә күреп булачак

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган ел “Казан ярминкәсе”ндә тәүге тапкыр “Йорт ZOO паркы” дигән гаҗәеп күргәзмә оештырылган иде. Быел ул башкала халкын һәм кунакларын кабат сөендерәчәк.
31 июль һәм 1 август көннәрендә ярминкә мәйданына килүчеләр сөйрәлүчеләр, аквариум балыклары, имезүчеләр, кимерүчеләр, кошларның төрле төрләре һәм токымнары, ветеринария, зоофармокология өлкәләрендә Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләре тарафыннан тәкъдим ителүче казанышлар белән танышу мөмкинлеге ала. Биредә шулай ук зоотоварлар җитештерү һәм сату технологияләре дә тәкъдим ителәчәк.
“Казан ярминкәсе”ннән җиткерүләренчә, күргәзмә экспозициясендә мәче яки эт кебек иң популяр йорт хайваннарыннан тыш, дөнья фаунасының сирәк очрый торган төрләрен -игуаннар, тутый кошлар һ.б. күрергә мөмкин. Шулай да бу көннәрдә биредә мәчеләр һәм этләр күбрәк булачак. Моның сәбәбе гади: “Йорт ZOO паркы” кысаларында мәче яратучыларның “Престиж” клубы - Халыкара мәчеләр күргәзмәсен, ә Казан шәһәре спорт-дрессировка кинология үзәге Бөтенроссия этләр күргәзмәсен оештыра.

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?