Казан хәбәрләре

Август аеннан Казанда барлык җәмәгать автобусларында мәгълүмат, игъланнар ике дәүләт телендә бирелә башлый

Тагын бер яңалык: октябрь аенда башкалада 12 нче татар кызлар гимназиясенең яңа бинасы ишекләрен ачачак

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казанда 15,29,75нче һәм 95 нче маршрут автобусларында тукталышлар исеме һәм белдерүләр рус һәм татар телләрендә игълан ителә. Август аеннан башкалада хезмәт күрсәтүче барлык җәмәгать автобусларында мәгълүмат, игъланнар ике дәүләт телендә бирелә башлый. Тагын бер яңалык: октябрь аенда башкалада 12 нче татар кызлар гимназиясенең яңа бинасы ишекләрен ачачак. Бүген бу хакта Казан шәһәр Думасының 52 нче сессиясендә ясаган чыгышында Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара багланышлар бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов җиткерде. “2008-2012 елларда башкалада яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасының үтәлеше сессиянең көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләрнең берсе иде. Фикер алышуда ТР Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры Зилә Вәлиева да катнашты.
Казанда телләрне саклау һәм үстерү буенча кабул ителгән программаларның бу - өченчесе. “Татарстан башкаласында яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә юнәлтелгән программаларны 13 ел дәвамында гамәлгә ашыру чорында кайбер кимчелекләр булса да, алга куелган максатлардан читкә тайпылыш булмады”, -дип саный Ирек Арсланов. Аның чыгышыннан аңлашылганча, 2008-2010 елларга исәпләнгән өченче программада 2010 елга каралган чаралардан 33 пунктның 30 ы үтәлгән. Быел программада каралган чараларны финанслауга 12 млн. 367 мең сум бүлеп бирелгән. Гомум белем бирүче, музыка һәм сәнгать мәктәпләренең, татар телендә белем бирүче мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре, башкалада яшәүче төрле милләт вәкилләренә туган телләрендә белем бирүче Күп милләтле якшәмбе мәктәбенең, милли-мәдәни оешмаларның матди-техник базасын ныгытуга зур игътибар бирелгән. Башкалада яшәүче халыкларның милли-мәдәни оешмаларына гореф-гадәтләрен, тел һәм мәдәниятләрен саклап калуга юнәлтелгән чаралар уздырылган. Шул ук вакытта татар балаларын туган телләрендә укыту күләме буенча көтелгән нәтиҗәләрнең беркадәр кимүе билгеләп үтелде. Мунициаль, дәүләт, шәхси учреждение һәм оешмаларда халыкка ике дәүләт телендә хезмәт күрсәтелмәве актуаль булып кала. Шулай ук тимер юл, автовокзал, аэропорт һәм елга вокзалларында пассажирларга ике телдә мәгълүмат бирү, реклама, башка эчке һәм тышкы визуаль мәгълүматларны, тукталышлардагы язуларны ике телдә бирүгә кагылышлы пунктлар тиешенчә үтәлми.
Ирек Арсланов моңарчы проблемалы саналган кайбер пунктларның инде чишелеш таба башлавына игътибар юнәлтте. Агымдагы елның октябрендә, ниһаять, 12 нче татар кызлар гимназиясе яңа биналы булачак. Җәйге лагерьларда ана телендәге сменалар оештыру да җайга салынып килә, элмә такталардагы язуларны ике дәүләт телендә чагылдыру, тарихи-архитектура ядкарьләре булган биналардагы такталарны татар, рус һәм инглиз телендә әзерләү хәл ителә башлаган.
Казанда яшәүче кайбер халыкларның милли-мәдәни мохтәриятләре җитәкчеләре тәкъдимнәре һәм фикерләрен дә тыңлап, Шәһәр Думасы депутатлары “2008-2012 елларга Казан шәһәрендә яшәүче халыкларның телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасының күп милләтле мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауда, башкалада яшәүче халыкларга ана телләрнен өйрәнү һәм үстерү өчен тигез шартлар тудыруда мөһимлеген искәртеп, аның 2010 елдагы үтәлешен канәгатьләнерлек дип тапты. Шул ук вакытта анда каралган чараларны гамәлгә ашыру буенча җаваплылыкны арттырырга дигән карар кабул ителде.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмәләр (1):

  • Бик дөрес, 16 Июль 2010, 15:38 Бу адымнар белән тулысынча риза. Кайбер автобусларда әле һаман кондукторлар татарча белмиләр бит, әйтерсең без Татарстанда яшәмибез.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла