ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Казан хәбәрләре

Казан шәһәренең мактаулы гражданнары саны тагын 4 кә артты

Казан шәһәр Думасы карары белән быел бу мәртәбәле исемгә Туфан Миңнуллин, Кәмәрия Хәмидуллина, Владимир Чуприн һәм Любовь Кочнева лаек булды

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Традициягә тугрылыклы калып, ел саен Казан шәһәр Думасы “Казан шәһәренең мактаулы гражданы” исемен бирү турында карар кабул итә. Бүген Думаның 52 нче сессиясендә депутатлар 2010 елда бу мәртәбәле исемне күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинга, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Хәмидуллина, башкаланың 7 нче гимназиясе директоры Любовь Кочневага, шулай ук Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча 1 нче шәһәр хастаханәсе хирургы Владимир Чупринга бирү турында карар кабул итте. Әлеге кандидатларны Дума каравына җәмәгатьчелек, шәһәр районнары хакимиятләре тәкъдим иткән.
Төрле өлкәләрдә лаеклы хезмәт итеп Татарстан башкаласының үсешенә зур өлеш керткән бу шәхесләргә “Казан шәһәренең мактаулы гражданы” билгесе, шуны раслаучы таныклык һәм грамоталар 31 августта -Шәһәр көнендә тапшырылачак. Аларның исемнәре “Казанның мактаулы гражданнары” китабына теркәләчәк.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?