ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Казан хәбәрләре

Икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлау көне билгеләнде

Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына депутатлар сайлау 10 октябрьдә узачак

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Казан шәһәр Думасының 52 нче сессиясендә икенче чакырылыш Дума депутатларын сайлау көне билгеләнде.
Казан мэры Илсур Метшин искәртүенчә, беренче чакырылышның 5 елга исәпләнгән вәкаләтләре тиздән тәмамлана. Инде күчеш чорының кыенлыклары артта калган, җирле үзидарәләр үсеше өчен ныклы нигез салынган. “Җирле үзидарәләрне оештыруның гомуми принциплары турында”гы федераль закон нигезендә, сайлауларны билгеләү муниципалитетларның вәкиллекле органы компетенциясенә керә. Аның вакытын билгеләү һәм уздыру сайлауларга кагылышлы законнар белән көйләнә. “Тавыш бирү көннәре итеп, федераль канун нигезендә, мартның һәм октябрьнең икенче якшәмбесе расланган. Шуннан чыгып, 2010 елгы муниципаль сайлаулар 10 октябрьгә билгеләнергә тиеш”, - дип белдерде мэр.
Шәһәр Думасының муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына депутатлар сайлауларны 10 октябрьгә билгеләү турындагы карары 5 көннән дә соңга калмый “Казанские ведомости” һәм “Шәһри Казан” газеталарында рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң, тулы көченә керә.
Илсур Метшин белдергәнчә, бу сайлаулар Казан өчен үзенчәлекле булачак. Казанның вәкиллекле органы беренче мәртәбә катнаш система нигезендә формалашачак. Моннан 5 ел элек тәүге муниципаль сайлаулар 50 бер мандатлы округ буенча узган иде. Хәзер җирле депутатларның яртысы, гамәлдәге законнар нигезендә, партия исемлеге буенча сайланырга тиеш. Шәһәр Уставына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, җирле депутатларның 25 е бер мандатлы округлардан, калган яртысы партия исемлекләре буенча сайланачак. Башкалада сайлауларны әзерләүдә төп җаваплылык үзәге шәһәр сайлау комиссиясе булачак.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?