ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Дин

Бүген Мәскәүдә Федерация Советы бинасында Хаҗ буенча советның чираттагы утырышы узды

“Идел-хаҗ” үзәге хаҗиларның яртысын – очкыч, чиреген – катнаш юл, чиреген коры җир транспорты белән җибәрергә планлаштыра

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Бүген Мәскәүдә Федерация Советы бинасында Хаҗ буенча советның чираттагы утырышы узды. Очрашуда Россия Федерациясе төбәкләрендәге мөфтиятләр һәм мөселманнарның координация үзәкләре, дәүләт хезмәтләре һәм ведомство вәкилләре катнашты.
Очрашуда шулай ук Иран Республикасы илчелеге генераль консулы һәм Төркия Республикасының Мәскәүдәге илчесе киңәшчесе дә бар иде. Алар Россия хаҗиларына үз илләре аша узганда ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде.
ТР мөфтиенең хаҗ һәм гомрә буенча урынбасары, “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе генераль директоры Аяз хәзрәт Мингалиев хәбәр иткәнчә, Татарстанда быелгы хаҗга әзерлек алып барыла.
“Идел-хаҗ” үзәге хаҗиларның яртысын – очкыч, чиреген – катнаш юл, чиреген коры җир транспорты белән җибәрергә планлаштыра. Менингитка каршы вакцина Казанда җитәрлек күләмдә бар. Мәккә һәм Мәдинәдәге дүртенче категория кунакханәләр арендага алынган һәм алар өчен түләнгән.
Утырышта шулай ук Россия хаҗ миссиясе җитәкчесе итеп М.А.Гамзаев кандидатурасын билгеләү мәсьәләсе дә каралды. Бу хакта “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?