ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять, Казан хәбәрләре

Казанда 548 социаль өлкә объекты һәм 3626 торак йорт ягу сезонына әзер

Казанда 2010-2011 еллардагы ягу сезонына әзерлек штабының икенче утырышы узды

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүгенге көндә Казанда планлаштырылган 754 социаль өлкә объектының 548 е (73 процент) һәм 4738 торак йортның 3626 сы (75 процент) алда торган ягу сезонына әзер.
Бүген шәһәр Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Мәхмүтов Казанны алда торган кышка әзерләүнең барышы хакында сөйләде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узган утырышны ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев үткәрде.
Марат Мәхмүтов хәбәр иткәнчә, шәһәрдә җылылык челтәрләрен капиталь төзекләндерү һәм реконструкция эшләре дәвам итәчәк. “Казан җылылык челтәрләре” ААҖнең алда торган ягу сезонына әзерлеге – 55, “Казэнерго җитештерү берләшмәсе” муниципаль унитар предприятиесенең әзерлеге 63 процент тәшкил итә. “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесе суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлауны өлешчә үтәгән, предприятие ягу сезонына 65 процентка әзер.
Ягу сезонына әзерлек максатларында шәһәрдә көн саен оператив штаб утырышы уза. Тулаем алганда, бүгенге көндә Казандагы коммуналь хуҗалык предприятиеләренең әзерлеге 65 процент тәшкил итә, эшләр график буенча алып барыла. Шәһәрдә хәрби шәһәрчекләрдә, шул исәптән шуларның берсе территориясендә урнашкан балалар бакчасында кайнар су белән тәэмин итүгә бәйле кайбер проблемалар бар. Агымдагы елда шәһәр йортларында 2168 исәпләү приборы урнаштыру күздә тотыла.
Рәүзил Хаҗиев билгеләп үткәнчә, торак йортларда исәпләү приборлары куюны тизләтергә, ә хәрби шәһәрчектәге балалар бакчасын индивидуаль җылытуга күчерергә кирәк.

 

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?