ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Дин

Рамазан аенда ураза тотуга әзерлек башланды

Быел изге Рамазан ае, 11 августта башланып, 8 сентябрьдә тәмамлана. Рамазан аендагы беренче тәравих намазы 10 августта ястү намазыннан соң укыла

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Иман” нәшрияты татар телендә “Рамазан. Ураза” дигән китап бастырып чыгарды. Ул изге Рамазан аенда ураза тотуга багышланган.
Анда ураза тотуның асылы, өстенлекләре, әҗере күрсәтелә. Ничек итеп ураза тотуның тәртибе аңлатыла, гамәли киңәшләр бирелә. Сәхәр һәм ифтар вакытында укый торган догалар, ниятләү сүзләре китерелә. Аерым бүлектә уразаның сәламәтлек өчен файдасы турында сөйләнә.
Шулай ук китапта Рамазан ае өчен намаз вакытлары, сәхәр ашау һәм авыз ачу вакытлары бирелә. Бу хакта Islamrt.ru хәбәр итә.
Билгеле булганча, быел изге Рамазан ае, 11 августта башланып, 8 сентябрьдә тәмамлана. Рамазан аендагы беренче тәравих намазы 10 августта ястү (кичке намаз) намазыннан соң укыла. Чөнки 10 августта, кояш баю белән, Рамазан ае башлана.
Рамазан ае тәмамланып, аннан соң килә торган Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту саваплы санала.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?