ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Авыл хуҗалыгы

“Майский” теплица комбинаты хезмәткәрләре көннәрнең эссе булуы сәбәпле теплицалардагы пыялаларны агартырга мәҗбүр

Теплицаларда һава 36-38 градуска кадәр җылына, шул ук вакытта тәүлеклек уртача температура 19 градустан да артмаска тиеш

(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ хезмәткәрләре көннәрнең эссе булуы сәбәпле теплицалардагы пыялаларны агартырга мәҗбүр. Теплицаларда һава 36-38 градуска кадәр җылына, шул ук вакытта тәүлеклек уртача температура 19 градустан да артмаска тиеш. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына комбинатның генераль директоры Илшат Ганиев хәбәр итте.
Пыялаларны агарту нәтиҗәсендә теплицаларда һава температурасын 25-26 градуска кадәр төшерергә мөмкин булачак. Дөрес, комбинат соңгы елларда файдалануга тапшырган заманча теплицалар белән проблемалар юк диярлек, чөнки аларда махсус пәрдәләр каралган. Алар белән үсемлекләр өчен чагыштырмача оптималь микроклимат булдырып, теплица пыялаларын тулысынча яки өлешчә ябарга мөмкин.
Шул ук вакытта И.Ганиев быелгы уңышның язмышына борчыла. Эсселек аркасында кыяр һәм помидорларның серкәләнүе 40-50 процентка кимегән. Бу уңышны җыйган вакытта яшелчәләр аз да, вак та булачак дигән сүз. Шуңа күрә комбинатта су җитмәүгә бәйле бернинди проблема булмаса да, корылык аркасында яшелчәчеләр зыян күрергә мөмкин.

 

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?