ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Дин

БМО Төркиядән хиҗапны тыюның сәбәбен сорады

Төркиянең Гаилә һәм хатын-кызлар эшләре буенча министры Сәлма Каваф: “Хиҗапны тыючы закон юк. Әмма практикада авырлыклар бар”, - дип әйтергә мәҗбүр булган

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). БМОның Хатын-кызларга карата дискриминациянең барлык формаларын бетерү турындагы Конвенциясен тормышка ашыруга багышланган утырышында Төркия министрыннан бу илнең уку йортларында һәм дәүләт оешмаларында яулыкны тыюның сәбәбен сорадылар.


Төркиянең Гаилә һәм хатын-кызлар эшләре буенча министры Сәлма Алия Каваф утырышта Төркиядәге хатын-кызларның хәле турында чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Төркиядә хатын-кызлар һәм ир-атларның тигез хокуклыгын тәэмин итү теләге зур. Агымдагы елның 12 сентябренә билгеләнгән референдум хатын-кызларның хокуклары үсешендә һәм хатын-кызлар һәм ир-атларның тигез хокуклыгын тәэмин итүдә мөһим адым булырга тиеш.


БМО утырышында, министр чыгышыннан тыш, Төркиянең хатын-кызларның иҗтимагый оешмалары тарафыннан әзерләнгән доклад та тыңланды. Адвокат Фатма Бәнли Сәлма Кавафның: “Төркиядә хатын-кызлар, нинди кием киюенә кармастан¸ җәберләнми” дигән сүзен тәнкыйть утына тотты. Адвокат сүзләренә караганда, хиҗап кию аркасында, меңләгән кыз белем ала алмый, хатын-кызлар дәүләт оешмаларына эшкә урнаша алмый. Министрдан хиҗапны тыюның сәбәпләре турында сорадылар. Сәлма Каваф: “Хиҗапны тыючы закон юк. Әмма практикада авырлыклар бар”, - дип әйтергә мәҗбүр булган.


Хатын-кызларга карата дискриминациянең барлык формаларын бетерү буенча комитет, доклад һәм рапортны карап, ике атна дәвамында Төркиягә карата карар чыгарачак, дип хәбәр итә Zaman.com.tr .

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?