ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Дин

Рамазан вакытында Төркиядә “күчмә” мәчетләр эшләячәк

Төркиянең Дин эшләре буенча министрлыгы Рамазанга әзерлек чорында һәм Рамазан аенда уздырылачак чаралар турында хәбәр итте

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”). Төркиянең Дин эшләре буенча министрлыгы Рамазанга әзерлек чорында һәм Рамазан аенда уздырылачак чаралар турында хәбәр итте.
Рамазан аенда министрлык һәр дин тотучыга вәгазьләр барып җитсен өчен тырышачак. Аерым алганда, мәчетләрнең хатын-кызлар өчен каралган өлешен тәртипкә китерү һәм киңәйтү көтелә, шулай ук балаларын мәчеткә алып килүче ата-аналарны колач җәеп каршы алачаклар.
Быел Рамазан ае августка туры килү сәбәпле, Диннәр эшләре буенча идарә кыр эшләре белән мәшгуль булган мөселманнар һәм туризм хезмәткәрләре турында кайгыртырга алына. Мөселманнар - мондый шартларда да гыйбадәт кыла алсын, балалар дин курсларда укый алсын өчен, “күчмә” мәчетләр (чатырлар) кору көтелә.
Дин әһелләре хастаханәләрдә, төрмәләрдә, балалар йортларында эш алып барачак, мохтаҗ мөселманнар турында кайгыртачак, ә мәчетләр каршында ифтарлар (көне буе ураза тотканнан соң авыз ачу) оештырылачак. Бу хакта Cihan.com.tr хәбәр итә.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?