ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Дин

Мамадышта чиркәү ачылды

Райондагы тугызынчы чиркәү Юкәче авылында урнашкан

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлеге тантана төбәк халкы өчен олы бәйрәм булды, дип хәбәр итә “Нократ” хәбәрчеләре.
Берничә дистә еллар дәвамында иман китерү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән төбәк халкы яңадан храмлы булды. Моңа өч-дүрт ел элек район җитәкчесе Анатолий Иванов инициативасы белән үткәрелә башлаган “Авыл көннәре” “гаепле”. 2006 нчы елның 18 нче сентябрен халык күңеленә тирән салып куйгандыр дип ышанасы килә: авыл көнендә булачак храм нигезенә беренче таш салынды. Ни әйтсәң дә, бу авылда 19 нчы гасырның икенче яртысында иман йорты эшли башлаган. Кызганычка каршы, Совет чорында ул юкка чыгарыла. Аны җимергәнче, юкәчелеләр иман йортыннан күп әйберләрне алып чыгалар. Шәдче мәктәбе музеенда да бүген берничә экспонат саклана, аерым кешеләрнең өйләрендә дә бар алар. Ул әйберләр яңа храмда үзләренең лаеклы урыннарын табарлар дигән теләкләр яңгырады аны тантаналы ачкан көнне.
Халык, дин әһелләре бу көнне зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Аны ачу тантанасында район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Анатолий Иванов, Мамадышның Изге Ксения Римляныня Храмы настоятеле Димитрий атакай, республика керәшеннәре җәмгыяте оешмасы рәисе Иван Егоров, “Оптовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Вадим Махеев, Казандагы Христос Рождество храмыннан Владимир атакай тантанада катнашканнарны әлеге мөһим вакыйга белән ихластан котладылар, иман йортларына сукмаклар өзелмәсен иде, дигән теләкләрен ирештерделәр. Төбәк прихожаннары исеменнән чыгыш ясаган мәгариф ветераны Анна Овчинникова төбәгебез җитәкчеләренә, храмны төзүдә зур ярдәм күрсәткән изге күңелле иганәчеләргә рәхмәт белдерде. Соңгыларына район җитәкчелеге һәм Казан Епархиясе тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Әлеге иман йортында дини йолаларны, службаларны алып бару өчен әлеге авыл егете Иван Львов укырга барачак. Анатолий Иванов символик ачкычны приход советы рәисе, чиркәүне төзүдә активлык күрсәткән Николай Львовка тапшыра, тасма киселә. Шуннан соң храм эчендә тәүге мәртәбә служба үткәрелде, прихожаннар үлгәннәр рухына шәм куйдылар.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?