ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Авыл хуҗалыгы

Һава торышына сылтаулар кабул ителми

Чистайда уңышны җыеп алу һәм терлек азыгы әзерләүгә багышланган чираттагы киңәшмә үтте

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Район аграрчылары, авыл җирлекләре башлыклары, тиешле хезмәт белгечләре, ЮХИДИ җитәкчелеге һәм участок инспекторлары белән чираттагы киңәшмә уңышны җыеп алу һәм терлек азыгы әзерләүгә багышланды, дип хәбәр итә “Чистай хәбәрләре”.
Киңәшмәне “Йолдыз” хуҗалыгы ындыр табагында муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов үткәрде. Иң элек башлык бирегә җыелучыларга Президент һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының фермаларда һәм шәхси хуҗалыкларда терлек санын саклап калу бурычын җиткерде. Һава шартлары уңай түгел һәм терлек азыгы әзерләү мөмкинлеге юк дигән сылтаулар кабул ителмәячәк. Районның үзендә печән чабу өчен урыннар һәм су баса торган болыннарга бару мөмкинлеге дә бар. Район башлыгы сүзләренә караганда, республикада Чистай районы булган уңышны җыеп алу һәм терлек азыгы әзерләү, шулай ук терлек санын саклап калу буенча иң начар хуҗалыклар рәтендә булмасын өчен киеренке хәлдән чыгу өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Шуны да онытырга ярамый, якын арада лизинг һәм башка түләүләр, шулай ук хезмәт хакы буенча чыгымнарны каплау өчен сөт кенә коткарып калачак. Бөртеклеләргә өмет көннән-көн бетә бара. Әлбәттә, һәр гектардан 19ар центнер уңыш җыелган кырлар да бар, мәсәлән, “Йолдыз”да, әмма алар бик аз. Чистай өчен һәр гектардан ун центнер алу иң уңайлы вариант. Бөртек кыш чыгарга һәм бурычларның күпмедер өлешен капларга җитсә ярый, аны сату турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
ЮХИДИ җитәкчелегенә, участок инспекторлары хезмәткәрләренә башлык басуларны, җыеп алынган уңышны һәм терлек азыгын ваемсыз гражданнардан саклау таләбен җиткерде.
Авыл җирлекләре башлыкларына техника, транспорт бүлеп биреп, эшче төркемнәр оештырып, шәхси секторга, бигрәк тә “Үз-үзеңә шөгыль табу”, “Гаилә фермерчылыгы” һәм башка программалар буенча терлек сатып алган гражданнарга ярдәм итү тәкъдиме җиткерелде. Шәхси хуҗалыкларын терлек азыгы белән тәэмин итүче фермерларга шулай ук бәяләрне арттырмаска киңәш ителде. Тулаем алганда, район буенча бүгенге көндә шәхси секторны исәпкә алмыйча, шартлы терлек санына 6 берәмлек терлек азыгы әзерләнгән, якынча өч көнгә калышалар. Барлыгы кышлату өчен 20дән артыграк шартлы терлек азыгы берәмлеге җыярга кирәк. Шушы эштә “Кутлушкино” хуҗалыгы алда бара, ә “Родник”, “Луч”, “Сарсаз”, “Вамин–Чистай”га булган барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?