ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад, Рәсми хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: “ТР нефть химиясе комплексының стратегик үсеше этилен комплексына бәйле булачак”

ТР Президенты фикеренчә, нефть химиясе комплексына базарда сорау зур булган яңа материаллар эшләп чыгаруга йөз тотарга кирәк

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин ТР нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләренең 2010 елның беренче яртыеллыгында башкарган эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бәян итте.
2010 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча нефть һәм газ химиясе комплексы буенча тауар продукциясе сату күләме 245,9 миллиард сум (107,6 процент), шул исәптән химия һәм нефть химиясе предприятиеләре буенча 81,4 миллиард сум (120,3 процент) тәшкил иткән.
Нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләре буенча салым салуга кадәрге табыш – 32,7 миллиард, шул исәптән химия һәм нефть химиясе предприятиеләре буенча 5 миллиард сум булган. Консолидацияләнгән бюджетка күчерелгән акча – 11,8 миллиард, шул исәптән химия һәм нефть химиясе предприятиеләре буенча 2,23 миллиард сум тәшкил иткән.
Тармакта айлык уртача хезмәт хакы – 23533, шул исәптән химия һәм нефть химиясе предприятиеләре буенча 21036 сум булган.
“Дөньяда полимерлар базары күтәрелеш кичерә”, - дип белдерде Рафинат Яруллин. Аның сүзләренә караганда, беренче яртыеллыкта Татарстанда 701 мең тоннадан артык полимер җитештерелгән, полиэтилен эшләп чыгару 407 мең тоннага кадәр арткан.
“Нефть химиясе комплексы икътисадның үсеш ноктасы булып кала. ТР нефть химиясе комплексының стратегик үсеше этилен комплексына бәйле булачак”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты фикеренчә, нефть химиясе комплексына базарда сорау зур булган яңа материаллар эшләп чыгаруга йөз тотарга кирәк.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?