Төркия Республикасы энергетика һәм табигый ресурслар министры “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды
Визитның төп максаты ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышуга кайтып кала
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Төркия Республикасы энергетика һәм табигый ресурслар министры Танер Йылдыз Татарстанга эш визиты кысаларында “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Кунакларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде. Бу хакта бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чит ил кунакларының Татарстанга ясаган визитының төп максаты Татарстан һәм Төркия арасында ике яклы сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышуга, шулай ук үз производстволарын махсус икътисади зона территориясендә урнаштыручы Төркия компанияләре җитәкчеләре белән танышуга кайтып кала.
Кунакларның сәфәре махсус икътисади зонаның кайбер уңышлы проектлары - «FIAT Ducato» коммерция автомобильләре җитештерү буенча “Соллерс-Алабуга” ҖЧҖ Италия-Россия заводы, шулай ук пыяла җепсел һәм аның нигезендә продукция җитештерү заводы - «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ (аның рәсми ачылышы июль башында РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина катнашында узды) белән танышудан башланды.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы компания-резидентлары заводларын караганнан соң административ-эшлекле үзәктә инвесторларга үз территориясендә сәнәгать предприятиеләре төзү өчен уңайлы шартлар тәкъдим итүче сәнәгать мәйданчыгы буларак махсус икътисади зонаның презентациясе үткәрелде. Кунаклар игътибарына махсус икътисади зона территориясендә булдырылган таможня, сәнәгать һәм эшлекле инфраструктура тәкъдим ителде.
Төркия Республикасы энергетика һәм табигый ресурслар министры Танер Йылдыз билгеләп үткәнчә, салым ташламалары һәм җиргә бәянең түбән булуы анда аеруча нык тәэсир калдырган. Аның сүзләренә караганда, инвесторларны җәлеп итүдә сизелерлек ыргылыш ясалган. Соңыннан ул үз проектларын махсус икътисади зона территориясендә гамәлгә ашыручы Төркия компанияләренең проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
Искәртеп узабыз, Татарстан һәм Төркия арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме даими рәвештә арта. 2008 елда ул 3 миллиарка якын АКШ доллары тәшкил иткән. Төркия Татарстанның сәүдә партнерлары арасында беренче урынны алды.
Шәрехләмә язарга