ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Авыл хуҗалыгы

Татарстан белгечләре саламны силослау технологиясен эшләде

Корылык шартларында салам алыштыргысыз терлек азыгына әверелергә мөмкин

(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан белгечләре саламны силослау технологиясен эшләде. Корылык шартларында салам алыштыргысыз терлек азыгына әверелергә мөмкин. Моның өчен аны силос траншеяларына дөрес итеп салырга гына кирәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт учреждениесенең ТР буенча филиалының технология-аналитик лаборатория мөдире, биология фәннәре кандидаты Равилә Шурхно хәбәр итте.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт учреждениесенең ТР буенча филиалы тарафыннан сусыл терлек азыгын силослау өчен ачыткы җитештерү җайга салынган. Быел галимнәр әлеге ачыткы нигезендә саламны силоска салу технологиясен эшләүне максат итеп куйды, чөнки саламда да терлекләр организмы өчен кыйммәтле матдәләр – полисахаридлар бар. Әмма алар салам эшкәртелгән очракта гына үзләштерелә.
Галимнәр эшләгән технология нигезендә, саламны силос траншеяларны салыр алдыннан аш тозы катнашындагы состав белән яхшылап дымландыралар. Аннары саламга бактериаль ачыткы өстиләр. Нәтиҗәдә, полисахаридлар целлюлоза һәм крахмалга кадәр таркала. Мондый азыкны терлекләр бик теләп ашый.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?