ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад

Әлмәттә азкатлы йортлар калкып чыгачак

Шәһәр башкарма комитетында “Ивушка” яңа микрорайоны проектлары буенча фикер алыштылар

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Әлмәтнең башкарма комитеты бинасында “Ивушка” яңа микрорайонында төзеләчәк азкатлы йортларның проектын презентацияләделәр. Яңа коттедж бистәсе шәһәрнең сусаклагыч ярында барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Знамя труда” газетасы.
Бистәне яр буенда төзү карары шәһәр төзелеше советы утырышларының берсендә кабул ителде. Микрорайон 21 гектар урынны биләп торачак, биредә12 сутыйлык бакча мәйданнары булган 2 шәр катлы 102 йорт төзеп тапшыру күздә тотыла.
Коттеджлар бер стильдә булачаклар, шулай ук бистәнең архитектура бизәлеше дә аерылып торачак. Торак йортлардан тыш, бистәдә кирәкле инфраструктура да булдырылыр дип көтелә. Сәүдә нокталары, түләү терминаллары, урман-парк галереялары, көймә станциясе кебек объектларны төзеп тапшыру планлаштырыла.
Әлмәт башкарма комитетының җитәкчесе Мансур Хафизов сүзләренә караганда, сусаклагыч зонасын торак урынга әверелдерүнең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, бу урыннарда тәртип булдыру мәсьәләсе инде ничә елдан бирле муниципаль хакимиятләргә тынгы бирми иде. Икенчедән, һәрдаим каралып тормаган буш ярлар тора-бара чүплек базына әверелә бара һәм криминал төркемнәрнең җыелу урынына әйләнә. Өченчедән, Бигаш урамында яшәүчеләр үзләренең бакча территорияләрен зурайту максатында бу яр җирләреннән дә законсыз файдалана башлаган. Бу кимчелекләрне бетерүнең бердәнбер юлы итеп Әлмәт җитәкчелеге торак микрорайонын булдыруны кулай дип тапкан.
Хәзерге вакытта сусаклагыч зонасында инженерлык челтәрләрен төзү белән шөгыльләнәләр. Күп дигәндә бу эшкә 34 миллион акча тотылачак.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?