ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад

Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

Утырышта беренче яртыеллыкта компания бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре каралды һәм 2010 елның август бюджеты расланды

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты – “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта беренче яртыеллыкта “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлешенең нәтиҗәләре каралды һәм 2010 елның август бюджеты расланды.
2009-2010 елларда компанияне реструктурлаштыруның барышы һәм сервис хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеге турындагы мәгълүмат тыңланды. Үткәрелгән оештыру чаралары нәтиҗәсендә структур бүлекчәләрдәге персоналның өлеше - 76 дан 73, нефть химиясе комплексында 87 дән 71 процентка кадәр кимегән. Әлеге чорда “ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешендә, яңа төр шиннар эшләп чыгару һәм пыяла җепсел җитештерү заводларында, шулай ук “Идея-Көньяк-Көнчыгыш” технопаркының җитештерү мәйданчыкларында 9 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган.
Реструктурлаштыру илнең нефть тармагында “Татнефть” ААҖнең хәлен ныгытырга, яхшы финанс-икътисади күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән.
Утырышта шулай ук нефть чыгарганда энергия куллануны киметү максатларында чылбырлы приводлар турындагы мәгълүмат, РФ Шәһәр төзелеше комплексы таләпләренә бәйле рәвештә проектлау проблемалары хакында фикер алышынды.
Моннан тыш, Директорлар советында “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?