ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында SIEMENS компаниясе вәкилләре белән очрашу узды

Татарстан предприятиеләре белән ике арада хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре анда күтәрелгән төп тема булды

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов SIEMENS компаниясе вәкилләре белән очрашты. Хезмәттәшлек юнәлешләре каралган бу очрашуда шулай ук “Казан компрессормаш”, “Казан мотор төзү” җитештерү берләшмәсе” ААҖ вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Равил Зарипов кунакларны Татарстанда сәнәгатьнең үсеш перспективалары белән таныштырды. Аерым алганда, ТАНЕКО проекты, энергетика комплексы, Универсиада объектлары төзелеше, республика предприятиеләренең “Россия тимер юллары”, “Роснефть”, “Лукойл”, “Газпром” кебек эре компаниләр белән хезмәттәшлеге хакында сөйләде.
Министр ассызыклаганча, Татарстанда үсеш нокталары берничә юнәлештә билгеләнгән. Алар – нефть эшкәртү, автомобиль төзелеше, энергетика, авиатөзелеш. “Без SIEMENS белән шушы барлык юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерергә өметләнәбез, аеруча инновация технологияләренә мохтаҗлык зур”, - дип белдерде Татарстан министры.
SIEMENS вәкилләре, үз чиратында, республиканың кайбер предприятиеләрендә булуларын хәбәр итте. “Казан органик синтез” җәмгыятендә узган очрашуда, мәсәлән, предприятиене SIEMENS та җитештерелгән приводлар белән тәэмин итү буенча хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләшенгән. “ИНВЭНТ” җәмгыятендә узган очрашуда исә “Инвент-электро” компаниясе базасында ешлыклы приводлар җитештерүне җайга салу буенча сөйләшү булган. Бүген “КЭР-инжениринг” җитәкчелеге белән очрашуда SIEMENS вәкилләре шундый ук приводлар производствосын әлеге предприятие базасында оештыру хакында фикерләшергә җыена.
Министрлыкта узган очрашуда катнашкан “Казан мотор төзү” җитештерү берләшмәсе” , “Казан компрессормаш” белгечләре дә әлеге компания белән хезмәттәшлекне үстерү теләген белдерде.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?