Авыл хуҗалыгы

Татарстан фермеры Илшат Гомәров бөртекле культураларны урып-җыю эшен төгәлләде

Ашлыкның тулай җыемы узган елгы күләмнең 25 процентын, ягъни 320 тонна тәшкил итте

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан фермеры Илшат Гомәров бөртекле культураларны урып-җыю эшен төгәлләде. Ашлыкның тулай җыемы узган елгы күләмнең 25 процентын, ягъни 320 тонна тәшкил итте. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ул әнә шулай дип белдерде.
Алексеевски районының “Гомәров” фермер хуҗалыгы басуларында бәрәңге, кәбестә һәм бөртекле культуралар игелә. Бәрәңге һәм кәбестәне су сибеп үстерәләр. Быел бәрәңге уңыш бирерме-юкмы - әлегә бу турыда әйтеп булмый, ди И.Гомәров. Кәбестә исә фермерны мул уңышы белән куандыра.
Аның исәпләүләре буенча, 350 тонна чамасы кәбестә җыеп алырга мөмкин булачак. Узган елда да шундый ук уңыш үстерелгән булган. Фермер кәбестәнең иртә өлгерә торган сортларын сәүдә челтәренә озата башлаган инде.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла