ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад

Владимир Путин: “Урман янгыннарына бәйле вәзгыять катлаулы, әмма аны контрольдә тотып була”

ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ Хөкүмәте башлыгы үткәргән селектор киңәшмәсендә катнашты

(Казан, 28 июль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Кичә РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин “Табигать янгыннары һәм алар китергән зыянның күләмен киметү буенча күрелә торган чаралар турында” дигән темага селектор киңәшмәсе үткәрде. Видеоконференция режимында Мәскәүдә узган киңәшмәгә федераль башкарма хакимият органнары һәм РФ субъектлары җитәкчеләре чакырылган иде.
Казанда Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча баш идарәсендәге киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
“Торак пунктларга куркыныч тудырган урман янгыннарына аерым игътибар бирергә кирәк, - дип ассызыклады Владимир Путин, киңәшмәне ачып. – Янгынга каршы чараларда катнашучы оператив көчләр һәм коткаручыларның мөмкинлекләрен көчәйтү зарур”.
РФ Хөкүмәте башлыгы искәртеп узганча, Урман кодексы нигезендә урманнарны саклау өлкәсендә төп вәкаләтләр РФ субъектларына бирелә. Әлеге максатларга федераль үзәк тарафыннан шактый акча бүленә, алар төбәкләргә җибәрелә. 2010 елда ул 2,2 миллиард сум тәшкил иткән.
“Әлеге вәкаләтләрне үтәүгә бәйле мәсьәләләр төбәк башлыкларының даими игътибар үзәгендә һәм федераль хакимият органнары контролендә булырга тиеш”, - дип белдерде Владимир Путин.
Искәртеп узабыз, Татарстанда урман янгыннары белән көрәшү өчен 8870 кеше һәм Ми-8 вертолетын да кертеп, 3246 берәмлек техникадан торган куәтле берләшмә төзелгән. Янгын сүндерүче 101 мобиль төркем, 190 ирекле янгын сүндерү дружинасы оештырылган, урман фондына патрульлек итү маршрутлары булдырылган. ТР тимер юл станцияләрендә 5 янгын сүндерү поезды урнаштырылган.
Янгын куркынычы сезоны башланганнан алып ТР территориясендә 128 гектардан артык мәйданда (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 65,3 процентка артык) 61 янгын чыгу очрагы (38,6 процентка артык) теркәлгән.
Россия гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Сергей Шойгу киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, быел табигать янгыннарының саны 6 процентка арткан, әмма күрелгән чаралар нәтиҗәсендә аларның мәйданы узган ел белән чагыштырганда 2,3 мәртәбә кимегән. Торф янгыннары саны 2,7 тапкыр арткан.
Аның сүзләренә караганда, табигать янгыннары белән көрәшү өчен 238 мең кеше һәм 226 һава судносын да кертеп, 25 мең берәмлек техникадан торган берләшмә булдырылган.
Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, Владимир Путин тулаем алганда урман янгыннарына бәйле вәзгыять катлаулы, әмма аны контрольдә тотып була, дип билгеләп үтте. Быел күрелгән чаралар нәтиҗәсендә янгыннарның гомуми мәйданы өч мәртәбә диярлек, “кызыл әтәч” китергән зыянның күләме 22 тапкыр кимегән.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?