ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Казан хәбәрләре

Бу шимбә-якшәмбе көннәрендә Казанда “Йорт зоопаркы” эшләячәк

Күргәзмә экспозициясендә мәче яки эт кебек иң популяр йорт хайваннарыннан тыш, дөнья фаунасының сирәк очрый торган төрләрен дә күреп булачак

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Бу шимбәдә башкалада “Йорт ZOO паркы” күргәзмәсе кабат ишекләрен ача. Әлеге гаҗәеп күргәзмәнең “Казан ярминкәсе”ндә икенче тапкыр уздырылуы. Чараны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Казан шәһәре спорт-дрессировка кинология үзәге, мәче яратучыларның “Престиж” клубы һ.б. оештыра.
31 июль һәм 1 август көннәрендә ярминкә мәйданына килүчеләр сөйрәлүчеләр, аквариум балыклары, имезүчеләр, кимерүчеләр, кошларның төрле төрләре һәм токымнары, ветеринария, зоофармокология өлкәләрендә Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы компанияләре тарафыннан тәкъдим ителүче казанышлар белән танышу мөмкинлеге ала. Биредә шулай ук зоотоварлар җитештерү һәм сату технологияләре дә тәкъдим ителәчәк. Иң кызыклысы шул: биредә этләр, мәчеләр өчен киемнәр тегүче ательелар, бизәндерү салоннары да үз хезмәтләрен тәкъдим итә.
“Казан ярминкәсе”ннән хәбәр итүләренчә, “Йорт ZOO паркы”ның барлык экспозициясе 1 нче һәм 5 нче павильоннарда һәм ачык мәйданда урын алачак. Анда мәче яки эт кебек иң популяр йорт хайваннарыннан тыш, дөнья фаунасының сирәк очрый торган төрләрен - игуаннарны, тутый кошларны һ.б. күрергә мөмкин булачак. Шулай да бу көннәрдә биредә мәчеләр һәм этләр күбрәк очраячак. Күргәзмә кысаларында мәче яратучыларның “Престиж” клубы - Халыкара мәчеләр күргәзмәсен, ә Казан шәһәре спорт-дрессировка кинология үзәге Бөтенроссия этләр күргәзмәсен оештырырга җыена.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?