ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад

Карабодай ярмасы һәм бодай онына сорау арту бу төр продуктлар бәясенең сизелерлек үсешенә китерде

Карабодайның 1 килограммы узган атнада 40 сум 74 тиен, бодай оны -15 сум 84 тиен торды

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Сәүдә нокталарына бәрәңгенең яңа уңышы чыгу сәбәпле, бу төр туклану продуктының уртача бәясе узган атнада Казанда 19 процентка күтәрелгән. Аның килограммы уртача 19 сум 14 тиеннән сатыла. Башка яшелчәләргә килгәндә, башкаланың сәүдә нокталарында соңгы бер атнада кишер бәясе 2,8 процентка күтәрелеп, килограммы 33 сумнан сатылган. Ә менә кәбестә һәм башлы суган бәясе, Татарстанстат хәбәрләренә караганда, бераз төшкән. Беренчесенең килограммы 29 сум 31 тиен, икенчесенеке – 29 сум 96 тиен тора.
Карабодай ярмасы һәм бодай онына кулланучы тарафыннан сорау арту бу төр продуктлар бәясенең сизелерлек үсешенә китергән. Карабодай ярмасының 1 килограммы бәясе якынча 23 процентка артып, 40 сум 74 тиен, бодай оны якынча 9 процентка кыйммәтләнеп, аның килограммы 15 сум 84 тиен торган. Узган атнада шулай ук токмач, тары, дөге ярмалары, тавык ите, шикәр комы һәм сыер ите дә кыйммәтләнгән. Токмачның килограммы уртача 27 сум 52 тиеннән, тары ярмасы -17 сум 7 тиеннән, дөге ярмасы- 35 сум 66 тиеннән, тавык ите – 92 сум 33 тиеннән, шикәр комы – 31 сум 83 тиеннән, сыер ите -167 сум 6 тиеннән сатылган.
Йомырка бәясе исә 2,4 процентка төшкән, туңдырылган балык, сырлар, каймак 0,5-1,9 процентка арзанайган.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?