ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад, Җәмгыять

Татарстан белән Италия эшмәкәрләре хезмәттәшлеген җанландырырлык Меморандум имзаланды

Биредә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән “Business Gate” итальян программасының Халыкара икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү буенча комиссиясе арасында хезмәттәшлек турында сүз бара

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Кичә Казанда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән “Business Gate” итальян программасының Халыкара икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү буенча комиссиясе арасында хезмәттәшлек турындагы Меморандум имзаланды. Әлеге документ белән Татарстан һәм Италия арасындагы ике республика эшмәкәрләре арасындагы хезмәттәшлекне җанландыруның төп юнәлешләре билгеләнде, бу исә, гомумән алганда, инвесторларның капитал кертүенә уңай шартлар тудыруны күздә тота.

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасыннан алынган шәрехләмәдә әйтелгәнчә, Меморандумда якларның бизнес өлкәсендә, инвестицияләр һәм сәүдә буенча мәгълүмат алмашу теләге булуы, сәүдә-икътисад миссияләрен оештыру, Татарстан продукциясен Италиядә һәи Италия продукциясен Татарстанда көндәшлеккә сәләтлелеген һәм сыйфатын арттыруга алшарт булдыру, уртак предприятиеләр ачу, уртак күргәзмәләр һәм бизнес-очрашулар үткәрү һ.б. нияте булуы әйтелә. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев белән Халыкара икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү буенча комиссиясе президенты Розарио Салеми имзаларын салган Меморандумда шулай ук, товар алмашуны җиңеләйтү максатында, якларның закон һәм норматив актлар экспертизасында катнашу теләге булуы хакында да анда билгеләп үтелә.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?