ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Дин

Чувашиядә Рамазанга багышланган фольклор һәм эстрада җырлары фестивале уза

Конкурсның төп шарты - җырлар ислам тематикасында булырга тиеш

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). 23-24 августта Чувашстанның Урмай авылында «ART-MEDXIA» дип аталган фольклор һәм эстрада җырлары фестивале булачак. Әлеге фестиваль Рамазанга багышлана.
«ART-MEDXIA» мөселман җыр сәнгатен үстерү максатыннан оештырыла. Төбәкара дуслыкны ныгыту, мөселман татарларның иң матур йола-гадәтләрен саклап калу да чараның төп максатлары булып тора.
Конкурсның төп шарты - җырлар ислам тематикасында булырга тиеш. Дини темага җырлар татар халкында мөнәҗәт, дип атала. Соңгы елларда дини нәшидләр дә җырлана башлады. Әлеге фестиваль мөнәҗәт, нәшид жанрларын тагын да үстерү, җәелдерү максатыннан үткәрелә.
Чараны Чувашия Республикасы татарлары милли-мәдәни мохтәрияте, Комсомольск районы хакимияте, Комсомольск балалар сәнгать мәктәбе, Урмай авыл җирлеге оештыра. Чарада Россиянең төрле төбәкләреннән музыка төркемнәре, җырчылар катнаша ала. Жюри сыйфатында танылган сәнгать белгечләре чакырылачак, дип хәбәр итә Tatar-islam.ru.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?