Түбән Камада бөртек уңышы гадәттәгедән 5 тапкырга кимрәк
Якынча исәпләүләр буенча инде бүген үк югалтулар 100 миллион сум тәшкил итә
(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Аномаль эсселек шартларында Түбән Кама аграриясе зур югалтулар алдында тора, дип хәбәр итә “Түбән Кама телерадиокомпаниясе”. Якынча исәпләүләр буенча инде бүген үк бөртек уңышының гадәттәгедән 5 тапкырга кимрәк булуы 100 миллион сумлап югалту тәшкил итә.
Хәзерге вакытта урып-җыю районның барлык хуҗалыкларында да дәвам итә. Бүгенгә 6 мең гектар кырдан бөртек уңышы җыеп алынган, әлеге күрсәткеч барлык мәйданнарның 72 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан нибары 6,5 центнер уңыш чыкканлыгын исәпкә алсаң, нәтиҗәне чамалавы авыр түгел.
Эре мөгезле терлекләрне азык белән тәэмин итү дә көннән көн катлаулана бара. Түбән Кама авылларында яшәүчеләр печәнне күрше регионнардан юнәтү белән мәшгульләр. Пермь һәм Киров өлкәләре белән шул хакта сөйләшүләр бара.






Шәрехләмә язарга