ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять, Һәлакәт

Җиңел машина юлдан түбән төшеп капланганнан ике кеше үлгән

Шул рәвешле, июльнең 28 көнендә Татарстан территориясендәге юлларда транспорт һәлакәтләрендә инде 63 кеше һәлак булган, 624е имгәнгән, җәрәхәтләнгән

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Кичә төнге сәгать 10да Казан – Шәмәрдән юлының 51 нче чакрымында, Питрәч районы турысында, җиңел машина юлдан түбән төшеп капланган. Автоинспекторлар әлеге “Ниссан Тиана” рулендагы 1972 елгы ир-егет юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын бозган дип фаразлый, ягъни хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламау нәтиҗәсендә, машина юлдан түбән тәгәрәгән.

Рульдагы кеше һәлакәт булган урында җан биргән, ә 1984 елгы пассажиры исә “ашыгыч ярдәм” машинасында үлеп киткән. Республика ЮХИДИ идарәсенең “Татар-информ” агентлыгына җибәргән шул хактагы мәгълүматында басым ясап әйтелгәнчә, автомобиль салонындагы шушы ике кеше һәлакәт мизгелендә куркынычсызлык каешлары белән үзләрен утыргычка беркетмәгән булган.

Шул рәвешле, июльнең 28 көнендә Татарстан территориясендәге юлларда транспорт һәлакәтләрендә инде 63 кеше һәлак булган, 624е имгәнгән, җәрәхәтләнгән, шул исәптән Казанда 7 кешенең гомере өзелгән, 245енең тәне төрле дәрәҗәдә зарар күргән.

 

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?