Түбән Кама студентлары Мәскәүдә узачак парадка бара
2 августта Казан дәүләт техник университетының җирле филиалы студентлары Россия Һава-десант көчләренең 80 еллыгына багышланган чарада катнашачак
(Түбән Кама, 29 июль, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Казан дәүләт техник университетының Түбән Камадагы филиалы студентлары 2 августта Кызыл мәйданда узачак Россия Һава-десант көчләренең 80 еллыгына багышланган парадка соңгы әзерлек эшләрен күрә.
Гомумроссия чарасында 21 егет үз вузларын, шәһәрләрен һәм Татарстанны тәкъдим итәчәк. Аларның һәрберсе яхшы укулары өстенә, “Очыш полосасы” хәрби хезмәткә әзерлек үзәгендә дә шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, бу Мәскәүгә бару өчен кандидатлар сайлап алынган бердәнбер критерий түгел. Студентка куелган тагын бер таләп – буй озынлыгы, ул 180 сантиметрдан да ким булмаска тиеш.
Кичә Казан дәүләт техник университетының җирле филиалында тантаналы парадның генераль репетициясе үткәрелде. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан махсус тегелгән парад формасы кигән егетләр вуз плацында соңгы тапкыр күнегүләр үткәрде, педагоглар һәм шәһәр хәрби комиссариаты вәкилләре юлга чыгар алдыннан аларга үз теләкләрен җиткерде.
Студентлар Россия башкаласына иртәгә юл тотачак. Искәртеп узабыз, Татарстанны Мәскәүдәге парадта тәкъдим итү бәхете Түбән Кама студентларына гына елмайды. Алар башкалага Россия Десантчылар берлегеннән чакыру алды.






Шәрехләмә язарга