ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Авыл хуҗалыгы

Татарстан фермеры Альберт Рәшитов корылык аркасында 5 миллион сумлык зыян күрәчәк

Ул нибары 400 тонна ашлык җыеп алачак, бу узган елга караганда 5 тапкыр кимрәк

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Балык Бистәсе районының “Үрнәк” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Рәшитов корылык аркасында 5 миллион сумлык зыян күрәчәк. Ул нибары 400 тонна ашлык җыеп алачак, бу узган елга караганда 5 тапкыр кимрәк. Хуҗалыкта игелә торган азык культураларын корылык тулысынча юк иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына А.Рәшитов хәбәр итте.
400 тонна ашлыкның 300 тоннасын орлыкка салырга кирәк. Шул рәвешчә, җитештерелгән продукциядән табыш бик аз булачак.
Фермерны инде бүген үк булачак уңышның язмышы борчый. А.Рәшитов орлыкка салган 300 тонна ашлыкның сыйфаты бик түбән, чөнки игеннәр быелгы җәйнең аномаль һава торышы шартларында өлгерде. Димәк, язын сыйфатлы ашлык сатып алырга туры киләчәк, ә моның өчен акча кирәк. А.Рәшитовка озак сроклы банк кредиты алудан башка чара юк.
Райондагы башка фермерларның хәле дә шул чама. А.Рәшитов бу хакта яхшы белә. Ул Татарстанның Балык Бистәсе районы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясен җитәкли.

 


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?