ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

Әсгать Сәфәров халык белән эшләү буенча Эчке эшләр бүлекләре башлыкларының ярдәмчеләре белән очрашты

27-28 июль көннәрендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында алар өчен укыту-методик җыен узды

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында 2010 ел Халык белән эшләүне ныгыту елы (“Бер-береңне аңлау аша – хезмәттәшлеккә”) дип игълан ителде.
Халык белән эшләү буенча Эчке эшләр бүлекләре башлыкларының ярдәмчеләре вазифасын кертү буенча уникаль эксперимент әлеге эшнең бер этабы булды. Асылда, ул эчке эшләр органы башлыгы урынбасары статусына ия. Аның төп вазифасы – хәлгә анализ ясау, шулай ук милиция һәм җәмәгатьчелеккә карата “киеренкелек нокталары” барлыкка килү турында җитәкчелеккә хәбәр җиткерү. Моннан тыш, ярдәмче гражданнарны кабул итүдә катнаша, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнә, халыкка консультатив юридик ярдәм күрсәтә.
27-28 июль көннәрендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында алар өчен укыту-методик җыен узды. Җыенның максаты – яңадан билгеләнгән ведомство җитәкчеләре ярдәмчеләрен халыкның эчке эшләр органнарына ышанычын ныгыту өлкәсендә халык, иҗтимагый, яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре белән эшләү формалары һәм алымнарына өйрәтү.
Яшь җитәкчеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының бердәм мәгълүмати сәясәтенә бәйле мәсьәләләрне, гаммәви мәгълүмат чараларында Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре эшчәнлегенең төп юнәлешләрен, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү һәм социологик сораштыру үткәрүнең әхлакый нормаларын яктыру кагыйдәләрен өйрәнде, Дәүләт автоинспекциясенең эше белән танышты, гражданнарның төрле категорияләре белән аралашу үзенчәлекләрен һәм психологик элемтә урнаштыру алымнарын өйрәнде. Моннан тыш, җыенда катнашучылар регламентлаучы документлар, дәүләт хезмәтендәге вазифалары белән танышты.
Җыенга йомгак ясау барышында Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров чыгыш ясады. “Бу эштә сез беренче булып юл салучылар. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз. Кешеләрнең милициягә мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртергә кирәк, шул чагында гына җинаятьчелек һәм законсызлыкка каршы көрәштә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, - диде министр. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?