ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад

Сәнәгатьчеләр ассоциациясе мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләргә тиеш, дип саный Р.Миңнеханов

Президент белдерүенчә, ТР сәнәгать предприятиеләре белгечләр әзерләүдә үзебезнең вузларга, белем бирү үзәкләренә йөз тотарга тиеш

(Казан, 29 июль, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Бүген республика сәнәгатьчеләре белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, һәр тармакны акчаларсыз, ниндидер өстенлекләр бирмичә, дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелми генә модернизацияләп булмый. Бүген моны әле эре сәнәгать предприятиеләре генә башкарала. Шуңа да карамастан, ди ул, бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк. Ә республика җитәкчелеге Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясенә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, дип белдерде ул.
Сәнәгатьчеләрне борчыган тагын бер проблема - техник кадрларга зур кытлык булу. Икътисад өчен кадрлар әзерләүгә килгәндә, сәнәгатьчеләр ассоциациясе мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләргә тиеш, ди Президент. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, ТР сәнәгать предприятиеләре белгечләр әзерләүдә үзебезнең вузларга, белем бирү үзәкләренә йөз тотарга тиеш. Бүген ТР кайбер вузлары профильле булмаган, шулай ук хезмәт базарында сорау тапмаган белгечлекләр әзерләү белән мавыга. Аның фикеренчә, икътисадчыларны республикада Казан дәүләт финанс-икътисад институты, юристларны Казан (Идел буе) федераль университеты әзерләргә тиеш. Ә Казан дәүләт техник университеты икътисадчылар әзерләү белән мавыкмыйча, төп көчне инженерлар әзерләүгә бирергә тиеш.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?