ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

ТР Прокуратурасы хезмәт хакы түләүдә бурычлары булган предприятиеләр белән эшне көчәйтәчәк

Татарстанның 38 предприятиесендә хезмәт хакын түләүдә гомуми бурыч 60,3 миллион сум тәшкил итә. 5 меңгә якын татарстанлы хезмәт хакы буенча бурычның түләнүен көтә

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә ТР Прокуратурасы вәкилләре катнашында “Татарстанда хезмәт хакын вакытында түләүгә бәйле вәзгыять турында” дигән мәсьәләгә багышланган тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү Республика ведомствоара комиссиясе утырышы узды.
“Халыкта канәгатьсезлек тумасын һәм закон таләпләре үтәлсен өчен без бу мәсьәләдә тәртип булдырырга тиеш”, - дип белдерде киңәшмәдә ТР Прокуроры Кафил Әмиров. Аның сүзләренә караганда, ТР Прокуратурасы эшенә салкын караучы җитәкчеләр өчен кисәтү формалары әзерләгән. Әгәр мондый җитәкчеләргә бу гына йогынты ясамаса һәм алар бурычлы предприятиеләрдәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртмәсә, йогынты ясауның тагын да катгыйрак формалары (җинаять эше кузгатуга кадәр) кулланылырга мөмкин.
Хезмәт хакы буенча иң зур бурыч (13,6 миллион сум) “Идел буе фанера-мебель комбинаты” ЯАҖндә (Яшел Үзән шәһәре) җыелган. Предприятие җитәкчесе Владимир Середа ТР Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә комбинат хезмәткәрләре алдындагы хезмәт хакы буенча барлык бурычның август аенда бетереләчәген вәгъдә итте.
Равил Моратов Республика ведомствоара комиссиясенең утырышларны атна саен үткәрүен билгеләп үтте. Хезмәт хакының үз вакытында түләнүе – социаль әһәмияткә ия мәсьәлә. ТР Прокуратурасы белән берлектә эш алып барыла, әмма, күрелгән чараларга да карамастан, бурычлы предприятиеләр һаман да кала бирә.
Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов сүзләренчә, 50 предприятиенең хезмәт хакы буенча бурычы бар.
1 июль мәгълүматлары буенча Татарстанның 38 предприятиесендә хезмәт хакын түләүдә гомуми бурыч 60,3 миллион сум тәшкил итә.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?