ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять, Һәлакәт

Татарстан территориясендәге урман фондында 69 янгын чыккан, 138 гектар урман беткән

Янгын урман фондына 9 млн. сум чамасы зыян салган, ди ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында барган Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы аның рәисе – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә уздырылды. Утырышта чыгыш ясаган ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, ел башыннан бирле бүгенгә кадәр Татарстан территориясендәге урман фондында 69 янгын чыкты, 138 гектар (былтыр шушы ук вакытта 44 янгында 75 гектар) урман янды, бер янгын уртача 2 гектар (былтыр - 1,7 гектар) мәйданга туры килә, дип игълан итте.

Министр сүзләренчә, янгыннарның күпчелеге Әгерҗе урманчылыгында булган - 13 очрак, шәһәр яны (Пригородное) урманчылыгында – 10 очрак, Мамадыш урманчылыгында – 10, Алабуга урманчылыгында – 8, Болгар урманчылыгында 1 очрак кына булса да, яну мәйданы 32 гектар тәшкил иткән. Урмандагы янгыннар 9 млн. сум чамасы зыян салган дип исәпләнә, янгын сүндерү чыгымнары 200 мең сумнан артып киткән. “Янгын чыгуга китергән төп сәбәп, электәгечә, республикабыз гражданнарының янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозудан икәнен танырга кирәк”, - дип басым ясап әйтә Н.Мәһдиев. Хәзерге вакытта янгын чыгу очракларын контрольда тоту, ут телләрен башлангыч дәрәҗәсендә сүндерү буенча 100дән артык күчмә төркем эшли, урыннарда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шушы эшкә җәлеп ителгән һәм алар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган подразделениеләр, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә эш йөртә.

“Бүген Биектау участогы урман хуҗалыгының 74 нче кварталында янгын дөрли, андагы яна торган сазлык урында 0,8 гектар урманны ялкын ялмап алган һәм янгын чыккан турыда мангал белән буш шешәләр табылган, димәк, урманга, һәрвакыттагыча, кешеләр гаебе белән ут капкан. Вазгыять конрольда булса да, аны бары тик су белән генә сүндереп булырлык түгел”, - дип нәтиҗә чыгарды министр. Моннан тыш, Лаеш районында 2 гектар торф ятмалары яна, Актанышта 1 мең гектар чамасы авыл хуҗалыгы җирләре, Минзәлә районында сазлык пыскый, ләкин урманга ут кабу куркынычы әлегә күзәтелми, дип шәрехләде министр.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?