ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Сәясәт, Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский балалар лагерьларында ял итүнең куркынычсызлыгын тикшерә

Ейск яныдагы “Азов” балалар лагерында булган фаҗигадән соң Россиянең барлык төбәкләрендә балалар җәен ял итә торган урыннарда куркынычсызлык чаралары көчәйтелә

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Алия Сабирова). “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский Татарстанның Лаеш районы “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагерында ялны оештыруның куркынычсызлыгын үтәүне контрольгә алды.
Хәзерге вакытта “Чайка” лагерында 32 бала ял итә. Куркынычсызлык техникасы инструкция нигезендә үтәлә. Суда иминлекне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә.
Якын көннәрдә депутат Татарстанның Лаеш, Балык Бистәсе һәм Биектау районнарындагы башка балалар сәламәтләндерү лагерьларында да куркынычсызлыкка бәйле вәзгыятьне тикшерергә ниятли, дип хәбәр иттеләр “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән. Киләсе тикшерү якшәмбегә планлаштырылган.
Искәртеп узабыз, Ейск яныдагы “Азов” балалар лагерында булган, Мәскәүнең 6 укучысы һәм бер укытучының гомерен өзгән фаҗигадән соң Россиянең барлык төбәкләрендә балалар җәен ял итә торган урыннарда куркынычсызлык чаралары көчәйтелә. Россия Президенты Дмитрий Медведев һәр төбәктә киң колачлы тикшерүләр үткәрергә күрсәтмә бирде.
“Минем фикеремчә, балалар куркынычсызлыгына бәйле мәсьәләне бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый. Әмма, кызганычка күрә, “Азов” сабагы аның һәрвакытта да үтәлмәвен күрсәтә. “Бердәм Россия” партиясе җитәкчелеге күрсәтмәсе белән без балаларның ялы ни дәрәҗәдә имин оештырылуын тикшерү, фаҗига кабатланмасын өчен лагерьларда булабыз”, - дип ассызыклады Ирек Богуславский.
Визит барышында депутат лагерьга спорт инвентаре, педагогларга бүләкләр тапшырды.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?