ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

124



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

16



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

69



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Дин

Татар яшьләре - җәйге дини лагерьда

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмәндәге вәкиллеге татар яшьләре өчен җәйге лагерь оештырды

(Төмән, 30 июль, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бүген шәһәрләрдән, районнардан һәм авыллардан җыелган татар яшьләре өчен Төмән районының Индрәй авылы янында, Индрәй күле буендагы нарат урманы кочагында, бер-ике атналык җәйге дини-дөньяви лагерь ачыла.
Бу палаткалы лагерьны Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Фатыйх хәзрәт Гарифуллин җитәкчелегендәге вәкиллеге өлкә татарлары Конгрессының ( җитәкчеләре Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров) һәм диндар иганәчеләрнең финанс ярдәме белән оештырды. Фатыйх хәзрәт әйтүенә караганда, лагерьга 18 яше тулган йөзләп татар егете килгән. Алар 5 намаз укып, дин сабаклары алып, спорт белән шөгыльләнеп ял итәчәкләр. Кичләрен ут учагы янында җылы әңгәмәләр оештырылачак, яшьләр үзләре өчен кызыклы темалар буенча фикер алышачаклар.
Спорт та лагерь программасының төп бер өлешен тәшкил итә, Индрәй авылы спорт комплексының футбол һәм волейбол командалары да җәлеп ителгән аның тормышына. Шушы командалар белән лагерьда ял итүчеләрдән төзелгән командалар арасында ярышлар да оештырылачак. Ярышлар үзенә күрә бу төр спорт буенча мастер-класслар кебек үтәчәк, дип сөйләде Фатыйх хәзрәт.
Шулай итеп, лагерь тормышының программасы яшьләрне дингә якынайту, милли рух белән баету, берләштерү максатыннан чыгып, алар өчен мөмкин кадәр кызыклы итеп төзелгән.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?