ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

Сарманда уртача бер айлык хезмәт хакы - 13574,3 сум

Районда беренче яртыеллыктагы социаль-икътисадый күрсәткечләр билгеле булды

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Сарман муниципаль районындагы социаль-икътисадый эшчәнлекнең агымдагы беренче яртыеллык нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта “Сарман” газетасы хәбәрчеләре хәбәр итә.
Бүгенге көндә районда 36680 кеше яши, аларның 16,8 меңе – эшкә яраклы яшьтә, 9,5 меңе төрле предприятиеләрдә хезмәт куя. Аерым хезмәт белән мәшгуль булучылар, аерым гражданнарга хезмәт күрсәтүчеләр, үз хуҗалыкларында товар җитештерү белән шөгыльләнүчеләр, фермерлык хуҗалыкларында эшләүчеләр саны 6,8 мең кеше тәшкил итә. Икътисадый актив халыкның 3,1 процентын эшсезләр тәшкил итә. 786 кеше җәмәгатьчелек эшләренә җәлеп ителгән, 139 кеше һөнәри һәм өстәмә белем алуга юлланган. Үз эшләрен булдырган 315 кеше субсидия алуга ирешкән.
Җитештерүнең үсеше буенча район республикада 28 нче урында тора. Барлыгы 144,5 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылган. Гыйнвар-июнь айларында 8649 квадрат метр торак куллануга тапшырылган. Уртача бер айлык хезмәт хакы 13574,3 сум тәшкил иткән. Халыкның реаль акча табышы 6,3 процентка арткан. Хәзерге вакытта районда 903 эшмәкәр, төрле дәрәҗәдәге 135 предприятие теркәлгән, 510 сату урыны булган ике универсаль базар эшләп килә.
Район яшәешендә халыкның табышы һәм аннан җыелып алынган салымнар да зур әһәмияткә ия. Районның консолидацияләнгән бюджеты табышы агымдагы елның беренче 6 аенда 245 миллион 394 мең сум тәшкил иткән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырмача, әлеге күрсәткеч 8 миллион да 122 мең сумга кимрәк. Иң эре бюджетоештыручы буларак районда “Җәлилнефть” идарәсе санала. Быел аның тарафыннан район бюджетына 25308,3 мең сум акча кергән.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?