ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять, Һәлакәт

Автомобиль йөртүчеләр ярты елда 2,7 млн. тапкыр административ җаваплылыкка тартылган

6 айда исерек килеш транспорт белән идарә итүнең һәм алкотектор белән тикшерүдән баш тартуның 10,9 меңләп очрагын теркәлгән

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). РФнең административ хокук бозулар турындагы Кодексына 23 июльдән үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, аңлатма бирү өчен, үзәк матбугат һәм коммуникация чаралары журналистларын җыйды. Идарәнең төп бинасында үткәрелгән очрашуда республиканың баш автоинспекторы быел 6 августтан үз көченә керәчәк 169 нчы һәм 6 август, 23 сентябрь, 21 ноябрьдән 3 этапка бүленеп гамәлдә кулланылачак 175 нчы Федераль законнарда каралган үзгәрешләрне шәрехләде һәм сорауларга җавап бирде.

Юл хәрәкәте дәүләт инспекторлары тарафыннан Татарстан территориясендәге юлларда быел 6 айда исерек килеш транспорт белән идарә итүнең һәм алкотектор белән тикшерүдән баш тартуның 10,9 меңләп очрагын теркәлгән (былтыр шушы ук вакытта – 13,9 меңгә якын; 2004 елда 38,4 мең булса, 2009 елда – 27,5 мең). Дөрес, урында алкотектордан тикшертәсе килмәгәннәр исә шундый процедура үткәрүгә лицензиясе булган медицина учреждениесенә мәҗбүри китертелә, дип искәртә Р.Миңнеханов.

Юл йөрү кагыйдәләрен һәм нормативларын бозган өчен автомобиль йөртүчеләр быел ярты елда 2,7 млн. тирәсе тапкыр административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 80 проценты штрафын үзе түли, калганнарын ЮХИДИ хезмәткәрләре контрольда тота һәм законда каралган мәҗбүри түләтү системасы аша бурычларын җыеп ала. Штрафлардан җыелган акча исә республика бюджетына күчерелә, дип белдерде ЮХИДИ идарәсе башлыгы.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?