Быел 6 августтан үз көченә керәчәк 169 нчы Федераль закон янә кырыслана
Рульдәге алдакчы кеше транспорт йөртү хокукыннан баш тартырга мөмкин
(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). РФнең административ хокук бозулар турындагы Кодексына 23 июльдән үзгәрешләр кертелде һәм быел 6 августтан 169 нчы Федераль законда түбәндәгеләр каралган.
Рульдәге кешенең канында 0,3 промиль һәм сулап чыгарган 1 литр тынында 0,15 мг алкоголь булуы 2008 елдан рөхсәт ителсә, быел 6 августтан үз көченә керәчәк 169 нчы Федераль закон буенча рульдәге кеше сулап чыгарган 1 литр тында ул күрсәткеч күп дигәндә 0,048 мг булуы шарт. Әйтик, 0,049 мг икән, димәк, административ хокук бозу турында протокол төзелә. Бу исә алкотекторның үзе үк литр һавада алдап 0,048 мг алкоголь күрсәтү мөмкинлеге булуны исәпкә алып шулай эшләнә, дип белдерде бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов журналистларга законнардагы үзгәрешләр турындагы аңлатмасында.
Аның сүзләренчә, юллардагы автоинспекторлар транспорт чарасын туктатып тикшерергә хокуклы, алкотектор сертификатлы, тикшерү шаһитлар күзәтүендә булырга тиеш. Әгәр рульдәге кеше инспектор тикшерүе нәтиҗәсеннән ризасызлык белдерсә, ул медицина учреждениесенә китерелә, күрсәткечләр тәңгәл килгән очракта исә аның транспорт йөртүгә хокукын алу өчен материаллар судка әзерләп җибәрелә.






Шәрехләмә язарга