ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

111



Адымнар
Адымнар     

04.02.2012

43



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

53



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

Якын көннәрдә урман янгыннары чыккан урыннарны дельталетлар эзли башлаячак

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Татарстан районнарына әлеге тәҗрибәне кулланырга киңәш итте

(Казан, 31 июль, "Татар-информ", Нина Нарыкова). Якын көннәрдә урман янгыннары чыккан урыннарны дельталетлар эзли башлаячак. Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Татарстан районнарына әлеге тәҗрибәне кулланырга киңәш итте.
“Дельталетлар – иң арзан авиатранспорт, өстәвенә бу әле спорт та. Алардан киң файдаланырга кирәк. Районнар өчен бу зур ярдәм булыр, дип уйлыйм”, - диде вице-премьер ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында.
Бүгенге көндә Татарстанда 15 берәмлектән артык шундый техника бар. Якын көннәрдә алар Кама аръягы һәм төньяк – Казан зоналарында кулланыла башлаячак.
Бер дельталетның бәясе 200 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр җитә. Машиналар тизлекне сәгатенә 100 чакрымга кадәр җиткерергә сәләтле. “Авиатранспортның әлеге төре вертолет һәм самолетлардан аермалы булурак, безнең өчен күпкә отышлы”, - дип ассызыклады Равил Моратов. Ул дельталетларны видеокүзәтү системасы белән җиһазландырырга киңәш итте, шулай ук Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыкларына дельтапланерчыларны (алар районнарга янгынга бәйле вәзгыятькә мониторинг үткәрүдә ярдәм күрсәтү өчен киләчәк) берничә көнгә торак белән тәэмин итәргә күрсәтмә бирде.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.
    Опубликовать      

Үзегезнең блогта язмага сылтама урнаштырыгыз:

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?