ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанның Яңавыл театры да яңа иҗат елын ача

23 август 2010, 17:31

Биредә җәйге яллардан соң тәүге репетицияләр башланып тора

(Уфа, 23 август, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның бу ел башында гына алтын юбилеен тантаналы билгеләгән Яңавыл шәһәре татар халык театры быелгы иҗат мизгеленә дә аяк басты. Биредә җәйге яллардан соң тәүге репетицияләр башланып тора.
Республиканың иң яхшы ун театры исәбендә торучы Яңавыл татар халык театры колхоз-совхоз театр сыйфатында әле 1934 елда ук ачыла. Ә 1959 елда аңа “Халык театры” дигән мактаулы исем бирелә. Танылган драматург Әсгать Мирзаһитовның “Утлы өермә” пьесасы буенча куелган спектакль белән иҗат коллективы 1964-1965 елларда халык театрларының Бөтенроссия бәйгесендә 1нче урынны яулый. Шуннан төрле дәрәҗә бәйгеләрдә бер-бер артлы уңышлар казана башлый Яңавыл татар халык театры.
Бүгенге көндә иллегә якын һәвәскәр артист эшли талантлы коллективта. Алар арасында төрле яшьтәгеләре бар. Инде бай тәҗрибә һәм осталык туплаган апа-агайлар да, яшь-җилкенчәк тә бик теләп үз сәләтләрен камилләштерә сәхнәдә. Театрның режиссеры Салават Хәмзин быелгы иҗат мизгелендә кимендә ике яңа спектакль әзерләячәкләрен ышандыра.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10