ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстанда Наҗар Нәҗмине искә алалар

6 сентябрь 2010, 15:49

Башкортстан җәмәгатьчелеге бу көннәрдә танылган татар шагыйре Наҗар Нәҗминең вафатына 11 ел тулу уңаеннан хәтер чаралары оештыра

(Уфа, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан җәмәгатьчелеге бу көннәрдә танылган татар шагыйре Наҗар Нәҗминең вафатына 11 ел тулу уңаеннан хәтер чаралары оештыра. Бүген искә алу чаралары шагыйрьнең туган ягы Дүртөйле районында үтте.
Дүртөйле районының Миңеште исемле татар авылында туып үскән Наҗар Нәҗми үзенең талантлы иҗаты белән туган ягын гына түгел, ә бар Башкортстанны, татар һәм башкорт әдәбиятларын данлады.
Соңгы елларын туган авылында яшәгән талантлы шәхес шунда ук үзенең мәңгелек йортын да тапты. Миңеште авылында аңа, вафатына берничә ел калгач, якташлары зур итеп иҗат йорты төзеп куйган иде. Хәзер инде ул халык шагыйренең йорт-музее ролен үти.
Дүртөйлелеләр үзләренең атаклы якташы истәлегенә багышлап байтак чаралар оештыра. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә Наҗар Нәҗми укулары үткәрелә, күргәзмәләр ачыла, төрле мәдәни чаралар уздырыла.
Бүген шагыйрьне искә алу чараларында катнашучылар Дүртөйле шәһәрендә Наҗар Нәҗмигә куелган бюст алдына чәчәкләр салды. Халкыбызның яраткан улын хөрмәтләп искә алу аның исемендәге гимназиядә дәвам итте. Аннан соң кунаклар, район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин җитәкчелегендә, халык шагыйренең туган авылы Миңештегә барды. Кунаклар һәм авыл халкы, мәктәп укучылары Наҗар Нәҗминең йорт-музеенда булды, каберенә чәчәкләр салды.
Наҗар Нәҗминең кабатланмас иҗаты татар һәм башкорт милли әдәбиятын үстерүгә, аны бөтен илгә танытуда зур роль уйнады. Күп кенә татар шагыйрьләре кебек үк, башкорт әдәбияты дәрәҗәсен күтәрүгә бәяләп бетергесез өлеш кертсә дә, Наҗар ага үзенең ана телен, үз газиз татар халкын да беркайчан да сатмады һәм икейөзлеләнмәде. Ике тугандаш халыкның дус-тату яшәве өчен җан атып яшәде һәм иҗатында да моңа зур игътибар бирде ул.
Соңгы елларда олуг шагыйребезнең истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән Дүртөйле шәһәрендә һәм Миңеште авылында күп эшләр башкарылды. Аның исеме биредәге күмәк хуҗалыкка бирелде. Шагыйрь исемен Дүртөйле шәһәрендәге бер урам һәм авыллардагы урамнар йөртә. Талантлы иҗатчыларны дәртләндерү максатында, Н. Нәҗми исемендәге премия булдыру да мактауга лаек гамәлләрнең берсе.
Наҗар Нәҗминең кабере тирәсендә соклангыч матур һәйкәл-комплекс та ачылды. Пирамида сурәтендә эшләнгән шушы мәһабәт һәйкәл мәшһүр шагыйрьнең олуг талантына бәрабәр булып күккә ашкан 8 нурдан тора. Һәйкәлнең авторы һәм башкаручысы – танылган татар сынчысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәниф Хәбибрахманов. Хәтер һәйкәл-комплексы тирәсе матур итеп төзекләндерелгән, анда ял итү урыннары да эшләнгән. Бүгенге тантаналарда катнашучылар анда да килеп олуг шагыйрь хөрмәтенә чәчкәләр салды.


 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10